Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән районы авылларында суперприз сарыклар, капчык-капчык бөртек отканнар

Түбән Кәминкә авылыннан Илнар Низамовлар гаиләсе Яңа ел кичендә авыл мәдәният йортыннан симез сарык алып кайтып киткән. Бу шәп бүләк лотереяга уйнатылган.

Фәһим Моталлапов авылдашларын бал-маскарад бәйрәмендә инде өченче ел рәттән шундый бүләк белән сөендерә. Быел сарыкны откан Илнар Низамов үзе дә  лотереяга уйнатуга  берәр центнер  арпа, солы һәм бер төргәк печән куйган. Бәйрәмдә бүләк  әтәчкә дә хуҗа табыла. Аш-суга оста авыл хатын-кызлары лотерея уенына  чәк-чәк, кош теле, пәхләвә пешереп биргәннәр.

Лашман авылы мәдәният йортында Яңа ел  кичендә узган бал-маскарадта да супер-призга сарык булган, аны Рауфан Галимов биргән. Бу бүләкне Түбән Камадан бәйрәмгә кайткан авылдашлары  Чулпан  Габдуллина (Газизова) откан. Лотерея билетларына әтәч тә чыккан. Ә  менә Бәркәтәдә суперприз 100 данә тавык йомыркасына  Гөлфия Гатауллина ия.

Яңа ел кичендә район үзәге мәдәният йортында лотерея уйнатудагы төп бүләкне  - 18 кешегә савыт-саба җыелмасын  Лилия Хәкимова алган. Яңа Элмәледә Илья Ильдиряковның   бүләккә дигән 1000 сум акчасы  Чаллыдан кайткан авылдашлары  Оксана Муськинага насыйп була. Лагеркада,  Мордва Афонькәсендә,  Шешминкада, Иске Үтәмештә, Светлогорскида, Түбән Чегодайда, Кармышта, Күтәмәдә төп призга шампан шәрабе яки башка эчемлек уйнатканнар.

Иске Котышта 10 данә тавык йомыркасын балалар бакчасында эшләүче Валентина Пызыкова откан. Ульяновкада бәхет укытучы Валентина Дютинага елмая: ул суперприз әтәчкә ия. Шундый ук бүләкне Девичья Полянада пенсионер Наталья Андреева “эләктергән”. Утыз Имән мәдәният йортында узган бал-маскарадтан нефтьче Фәнис Хәбибуллин 9 килограмм авырлыктагы кер юу порошогы отып китә. Иске Кадида  11 сыйныф укучысы  Шамил Ихтисамовка  мантоварка чыккан. Якты Тау клубындагы бәйрәмдә бүләккә дигән  савыт-саба җыелмасын  Рузалия һәм Илдар Ганиевлар алган. Урманасты Үтәмештә чәч алгычка  читтән кайткан авылдаш  Муса Заһретдинов ия. Кара Чишмәдәге лотерея уенында район үзәгендә яшәүче авылдашлары Зәкәрия Гайфетдинов биргән, батареядан эшли торган 3 мең сумлык агу сиптергечкә Гөлнур Хәмәдиева ия. Бәйрәмнең төп иганәчеләре: Илдус Моратшин, Рәфис Илалов. Бал-маскарадтан куян, әтәч “эләктереп“ кайтучылар да бар.

Туймәттә авыл җирлеге башлыгыннан көндәлек кирәк азык-төлек тутырылган “тылсымлы” тартма уйнатканнар. Башлык лотерея уенына бер төргәк арпа саламы да биргән. Чулпан Ильясов отышка өч капчык  бодай, өч капчык солы, Илдус Гыйматдинов алты капчык бодай бүләк иткән, читтә яшәүче Фазыл Әхмәтҗанов, Рамил Вагыйзов та авылдашларына Яңа ел бүләкләрен кызганмаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев