Чирмешәндә ветеран китапханәчеләрне кафега дәштеләр
Бәйрәмебез кафеда көйләнгән сыйлы чәй табынында үтте. Аны Мәдинә Талипова ачып җибәрде. Ул үзе дә китапханәләр системасында эшләгән хезмәткәр.
Олыгайгач, нигәдер үткәннәр берәм-берәм искә төшә. Хатирәләр кино кадрлары сыман яңадан тезелеп кенә тора. Беркөнне шуларны барлап утырганда кинәт кенә телефон шалтырады. Трубканы алсам, шалтыратучы үзен Мәдинә Талипова дип таныштырды, районның инвалидлар җәмгыяте рәисе. Рәхмәт яугыры, 27 май - китапханәчеләр көне белән тәбрикләве. Мәдинә Чирмешәндә үткәреләчәк бәйрәмгә дә чакырды, әлеге чараны оештыручы да үзе һәм урынбасары Ирина Митяева икән. Бу чакырудан соң канатлар үсеп киткәндәй булды.
Бәйрәмгә үз транспорты белән Ильяс Гафиев алып барып кайтты. Аның да хатыны Сәгыйдә, миннән соң, пенсиягә киткәнче, Түбән Кәминкә авылында китапханә мөдире булып эшләде. Мин дә авыл китапханәсендә 35 ел шушы вазифаны алып бардым.
Бәйрәмгә килү белән, оештыручылар безне зур кунаклар көткән кебек каршы алдылар. Элеккеге хезмәттәшләребез: Вера Ивановна Морозова, Солтания Хәбибулла кызы Фишер, методистыбыз Валентина Сапожникова, үзәк китапханәдә бергә эшләгән Нина Фролова һәм бәйрәмгә килгән башка барлык хезмәттәшләр бер-беребезне котлаштык, күрешеп, хатирәләрне яңарттык. Күбебезнең чәчләргә кар бөртегедәй бераз гына аклык кунса да, күңелләр күтәренке, бәйрәмчә, шулай булмый, күпме гомер күрешмичә узган бит. Бергә ярыша-ярыша, булсын дип эшләгән еллар... Болар бар да табын артында искә алынды.
-Соңгы елларда бүгенгедәй очрашулар булмады дисәк тә ярыйдыр. Булса да, алар тар даирәдә генә уза иде. Минем авыл китапханәләрендә эшләп лаеклы ялга киткән ветераннарны бергә җыеп очраштырасым килгән иде. Менә бүген шушы хыялым тормышка ашты. Бүген биредә 23 авыл җирлегеннән килгән хезмәттәшләремне очраштыруыма шатланып, күңелем тынычланды, – диде ул.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова, район китапханәләр челтәре директоры Земфира Җамалтдинова да ветераннарны бәйрәм белән котлап, исәнлек-саулык теләделәр. Бәйрәмдә җырлар яңгырады, күңелләребезне тагын да күтәреп бүләкләр дә бирделәр. Түбән Кәминкә авыл китапханәсе ветераннары Асия Гафиятуллина, Сәгыйдә Гафиева һәм Кара Чишмә китапханәсенең элеккеге мөдире, ветеран Мәдинә Яруллиналарга район китапханәләре челтәре директоры исеменнән Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар. “Кичәгә килә алмаган ветераннарга бүләкләрне үзебез барып, хәлләрен белеп, бәйрәм белән котлап тапшырабыз”, - диде Мәдинә. Район инвалидлар җәмгыяте әлеге бәйрәмне үзләре откан Грант акчасына һәм нефтьчеләр ярдәме белән оештырганнар.
Барыбыз исеменнән һәрберегезгә дә олы рәхмәт. Олыгайган көннәрегездә үзегезне дә шулай хөрмәтләсеннәр. Мондый очрашу кичәләре киләчәктә дә дәвамлы, киләчәк буыннарга үрнәк булсын.
Асия Гафиятуллина, хезмәт ветераны.
Түбән Кәминкә авылы
Гөлшат Җамалтдинова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев