Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә Пасханы билгеләп үттеләр

Православ якташларыбыз Пасха бәйрәмен үткәрделәр. Пасха – олылар һәм балалар тарафыннан зурлап бәйрәм ителә торган иң күңелле дини бәйрәмнәрнең берсе.

Бәйрәм иртәсендә – 2 май көнне район үзәге урамнарында пакетлар тоткан балалар йөрде. Сабыйлар, йорттан-йортка кереп, хуҗаларны христианнарның олы бәйрәме белән шулай тәбрикли. Мәктәп урамында яшәүче Альбина һәм Михаил   Борисовларда да бүген кунаклар өзелмәде. Килүче һәркемгә якты йөз, ачык чырай күрсәтелә. Куличлы табын да көйләнгән. Алдан әзерләнгән тәм-томнар, Пасханың төп атрибуты - буялган йомыркалар балалар пакетларына “күчте”.

 -Бу безнең өчен олы бәйрәм. Кунакларга бик шатбыз, үзебез дә кунакка барабыз, туганнарыбызны, якыннарыбызны бәйрәм белән котлыйбыз, хәл белешәбез, - ди гаилә башлыгы Михаил Юрьевич.

Пасха – христианнар өчен мөһим вакыйга. Ул дөньяны үзенә бертөрле шатлык һәм дини ышану яктысына төрә, кешеләргә мәхәббәт, якты өметләр һәм игелеккә омтылыш иңдерә. Әлеге бәйрәм уйларыбызны рухи байлыкларга юнәлтә, рухи ныклык үрнәге бирә, шәфкатьлелеккә һәм миһербанлылыкка өйрәтә.

фото: автор

Чирмешәнлеләр Пасханы бәйрәм иттеләр (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев