Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә авыл җирен күтәрергә, монда яшәргә калган яшьләрне бүләкләделәр

Узган атнада Россиядә Яшьләр көне билгеләп үттеләр. Әлеге бәйрәмне Чирмешәндә дә оештырдылар.

 

- Чирмешәндә яшьләр үзәге барлыкка килүгә 20 ел тулды. Шушы уңайдан, аны оештыруда катнашучыларны, авыл җирендә яшәргә калып, аны үстерүгә өлеш кертүче яшьләрне, төрле өлкәләрдә хезмәт куючы белгечләрне; 5, 10 һәм 15 ел бергә гомер итүче гаиләләрне бүләкләргә булдык, - ди “Орион” яшьләр үзәге директоры Ирина Суворова.

 

“Чишмәкәй” балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Илсөяр Гыйззәтуллина да бүләкләнүчеләр арасында. Балалар бакчасы тормышында ул бик актив катнаша. Бәйрәмгә ире Фәнил (янгын күзәтчелеге эшчәнлегенең районара бүлеге инспекторы) белән килгән.

- Безне шулай зурлаганнары өчен, оештыручыларга зур рәхмәт. Гомумән, бәйрәм күңелле, аеруча үзебезнең якның яшь артистлары чыгышлары ошады, - ди Илсөяр.

Яшьләр үзәге каршында узган күңел ачу чарасында “Яшьтәш” яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре балаларга да төрле бәйгеләр әзерләгәннәр: робототехника, тукымадан күбәләкләр ясау, “пенная монотипия” (күбектә рәсем ясау), кызлар толымын үрү буенча мастер-класслар, самокатларда ярышлар үткәрделәр.

Җырлар һәм биюләр белән үрелеп барган бәйрәмне салют та бизәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев