Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән врачлары Сабантуй үткәрделәр

Районның медицина хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен табигать кочагында, Сабантуй рәвешендә билгеләп үттеләр. Әүвәл, бәйрәмнең тантаналы өлешендә, медицина өлкәсендә озак еллар хезмәт иткән, больница тормышында актив катнашкан хезмәткәрләрне бүләкләделәр. Клиник - диагностика лабораториясе биологы Мария Хәлиулловага һәм ашыгыч ярдәм фельдшеры Римма Андреевага муниципаль район башлыгының Мактау грамоталары тапшырдылар. Медицина хезмәткәрләре рәхәтләнеп...

Районның медицина хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен табигать кочагында, Сабантуй рәвешендә билгеләп үттеләр.

Әүвәл, бәйрәмнең тантаналы өлешендә, медицина өлкәсендә озак еллар хезмәт иткән, больница тормышында актив катнашкан хезмәткәрләрне бүләкләделәр. Клиник - диагностика лабораториясе биологы Мария Хәлиулловага һәм ашыгыч ярдәм фельдшеры Римма Андреевага муниципаль район башлыгының Мактау грамоталары тапшырдылар.
Медицина хезмәткәрләре рәхәтләнеп спорт уеннарында да көч сынашты. Полиция бүлегенең кыр кухнясында әзерләнгән хашлама, шунда ук казанда пешкән пылауны да кунаклар бик яратып ашадылар. Авыллардан килгән фельдшерлар хезмәттәшләрен милли ризыклар белән дә сыйладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан