Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Бродяга Яшәүче әрәмәлегендә качмакчы булды

Яшәүчедә үткән Авыл көне бәйрәме мәйданында өч әтәч кудылар. Лашманнан бүләк ителгән Бродяга исемлесе, мәйданнан чыгып, әрәмәлектә качмакчы иде – барыбер тоттылар.

Яшәүче авылында (үзләре аны яратып Әшәлче диләр) районда Сабан туйларына хас программалы Авыл көннәренең быелга соңгысы үтте. Бик бай эчтәлекле булуы, кызыклы уеннары, Казаннан килгән мәртәбәле артистлары, кызлар көрәше белән дә истә калыр ул. Оештыручылары Илшат Харисов, Альфрит Хәйрисламов һәм башкалар бик тырышканнар.

-Авылдашларыбыз нык күтәреште, бәйрәмгә бүләкләр күп җыелды, - диделәр алар бәйрәм барышында. -Тирә-күрше авыллардан,  хәтта Камчаткадан  да акча җибәрделәр.

Әйе, бүләкләр “очты” гына монда. Алар авылыннан 50 километрлап ераклыктагы Югары Чегодайда яшәүче райондагы бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны Габделхак бабай Җиһаншинны да онытмаганнар, оештыручыларның аңа да “күчтәнәчләре” бар иде.

Бүген  Яшәүче авылындагы 30 йортта 88 кеше гомер кичерә. Кармыш мәктәбенә биш бала йөреп укый, кызганыч, мәктәпкәчә яшьтәгеләр юк.

Әшәлчелеләр малны күп асрый, электр көтүчесесе күзәтүендә 54 баш мөгезле эре терлек,   җитмешләп баш сарык.

Яшәүчелеләр күбрәк Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә төпләнгән, инде кайберләренең авылдагы йортлары ябылган.

-О,о, әтием-әнием үскән авыл бу. Бабам Сөнгатулла бик һөнәрле булган.  Шундый булсын дип, авылда яңа туган күп балага Сөнгатулла исеме кушканнар. Бүген хис-кичерешләрдән, эмоцияләрдән күңелем тулган көн, - диде Бөгелмәдән кайткан Рузалия Ибраһимова.

Яшәүченең иркен әрәмәлегендә өч ат узыштырдылар. Финишка беренче булып Лашманнан Данияр Гайфетдинов иярләгән Атаман килде. Икенче, өченче урыннарда – аксубайлылылар.

Көрәштә Аксубай районының Шәрбән авылыннан Илнур Сафин баш батыр булып калды. 37 яшьлек полиция майорын  телевизор һәм тәкә белән бүләкләделәр. Икенче урында – якташыбыз, Түбән Кәминкә егете Разыйф Гыйрфанов.

Гадәттәгечә, Яшәүчедәге бәйрәмдә быел да кызлар көрәштерделәр: келәмдә өч көрәшче арасында җиңү яулаган Чирмешән районы полиция бүлеге хезмәткәре Розалина Мостафина электр чәйнеге һәм чәй сервизы белән бүләкләнде.

Марат Гомәров фотолары

ФОТОРЕПОРТАЖ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев