Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Бәйрәмнәр

Ат чабышы - тизлек һәм көч ярышы

Сабан туенда ат чабышлары халыкны иң күп җыя торган ярышларның берсе. Бәйгедә алты төркемдә 16 чабышкы катнашты, ә тамашачыларның саны-исәбе дә юк иде. Алар трибуналарга гына сыймыйча, тау битеннән дә күзәттеләр.

“Ат кешенең – канаты” дигән әйтем бар. Бу ярышлар безгә бабаларыбызның атларга мөнәсәбәтләрен һәм аларга бәйләнешләрен тагын бер кат искә төшерде.

Бәйгедә җирле атлар гына түгел, күрше районнардан килгән чабышкылар да бар иде. Әлеге уенда катнашырга теләүчеләр елдан-ел арта, шулай булмый, махсус ипподромда чабышкылар өчен дә, тамашачылар  өчен дә барысы да уңайлы итеп эшләнгән.

Чирмешән Сабан туеның ат чабышларының абсолют батыры – “Татнефть” җәмгыяте чабышкысы Болд Виннер (җайдагы Владислав Юскин). Ул 35 мең сумлык сертификатка ия булды.

Иң беренче булып старт сызыгына тарантаска җигелгән Орел токымлы өч яшьтән олырак атлар басты. Өч чабышкы арасында “Хузангай” җәмгыятеннән килгән Монте-кристо (җайдагы Марат Гобәйдуллин) иң җитезе. Икенче төркем бик үзенчәлекле булды, монда бары бер ат ярышты. Рус, америка токымлы өч яшьтән олырак Болд Виннер белән узышырга башка чабышкы юк иде. Тарантаска җигелгән Орлов токымлы өч яшькә кадәрге атлар арасында Татар ат заводы юртагы Бакара (җайдагы Евгений Леонов) көндәшләрен артта калдырды.

Чиста һәм ярымтокымлы атлар төркемендә беренче урын бүләге Иске Котышка китте. “Тепсуркаев В.Ә.” крестьян фермер хуҗалыгының Хайди кушаматлы аты иң җитезе булды (Эдуард Афанасьев).

Җирле атлар арасында да беренчелекне Висхан Тепсуркаев аты Шатура алды (Елизавета Сергиенко).

Һәр төркемдә беренче килгән атларны – 50000, икенчеләрне – 30000, өченче урындагыларны 20000 сумлык сертификатлар белән бүләкләделәр.

Кадрия Гамирова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев