10 июнь 2025 яңалыклары
-
Быел Чирмешән районында ир-егетләр күбрәк үлгән
Бу елның биш аенда район ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре 144 райондашыбызның (82 ир-ат, 62 хатын-кыз) үлемен раслаучы документ тапшырганнар, шуларның 24се (унбиш ир-ат, тугыз хатын-кыз) май аенда бакыйлыкка күчкән.
-
Ат чабышы - тизлек һәм көч ярышы
Сабан туенда ат чабышлары халыкны иң күп җыя торган ярышларның берсе. Бәйгедә алты төркемдә 16 чабышкы катнашты, ә тамашачыларның саны-исәбе дә юк иде. Алар трибуналарга гына сыймыйча, тау битеннән дә күзәттеләр.
-
“Аударыш” тамашачыларны үзенә җыйды
Үткән ел Сабан туенда “Аударыш” уены чирмешәнлеләр өчен яңа ярыш булса, быел инде анда катнашырга теләүчеләр дә, тамашачылар да күп җыелды.