Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Бәйрәмнәр

Алты кеше яшәүче Кызыл Чишмәгә 300ләп авылдаш кайтты

Бүген Кызыл Чишмәнең өч йортында алты кеше даими яши. Читтә гомер итүче өч йөзләп авылдаш узган шимбәдә монда бәйрәмгә – Авыл көненә җыелды.

Кызылчишмәлеләр мондый бәйрәмне 21 нче ел рәттән уздыра. Элеккегерәк елларда әлеге чара күләмлерәк, Сабан туе мәйданнарында купшырак үтә иде. Быел аны авыл уртасындарак көйләнгән сәхнә янында концерт номерлары белән башлап җибәрделәр. Шунда күрештеләр, аралаштылар авылдашлар, хатирәләр яңарттылар.

-Кызыл Чишмә Яңа Кади авылы поселогы, колхозның 3 нче бригадасы иде. Фермаларда сыерлар, атлар асрадылар. Берзаман аларны яба башладылар, эш калмады. Күпчелек халык 1980 еллар башында гаиләләре гаиләләре белән Түбән Кама районының Афанас авылындагы совхозга күченделәр, анда терлекчелектә, кырчылыкта эшләделәр. Минем әти белән әни дә анда хезмәт куйды, - диде бәйрәмне оештыручыларның берсе, Түбән Кама шәһәрендә яшәүче Ринат Сәмигуллов.

Кызылчишмәлеләр авыл уртасындагы чишмә янында зур табын корганнар. Кунаклар өчен казанда корбан итеннән шулпа пешерделәр. Мәҗлестә Коръән аятьләре укып, авылдашлар рухына дога кылынды.

Быелгы яңалык. Кызыл Чишмәнең элеккеге ФАП бинасында музей ясаганнар. Моның өчен Тәнзилә Минһаҗева (кыз фамилиясе) нык тырышкан.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев