Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Чирмешәннең яшь комбайнчысына университетта укырга мөмкинлек бирүче сертификат тапшырдылар

“БИО-АГРО” җәмгыяте комбайнчысы - Түбән Чегодай авылы егете Рәмис Дәүләтшин яшь комбайнчыларның Сарманда узган 18 нче республика конкурсында район данын яклады.

Өченче урак сезонында катнашкан якташыбыз “Хезмәт кешесен данлыйбыз” циклы кысаларында узган бәйгедә уңышлы чыгыш ясап, Диплом һәм Казан дәүләт аграр университетына укырга керегә мөмкинлек - рекомендация бирүче сертификат белән бүләкләнгән һәм акчалата бүләккә ия булган.

Бәйге ике көн дәвам иткән. Конкурсантлар беренче көнне тест сорауларына җавап биргәннәр, ә икенче көнне практик эш үтәгәннәр: һәр катнашучы техниканың нинди дә булса җитешсезлеген төзәтергә тиеш булган. Рәмис Рафаэль улы комбайнның җыйгычын (подборщигын) ремонтлаган.

Рәмис Дәүләтшин быелгы урып-җыю чорында 2552 тонна ашлык суктырган.

Фото: Сарман.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев