Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районының өч җәмгыяте быел 20 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы сатып алган

Быел “Әккәрәй”, “БИО-АГРО”, “Ильхан” җәмгыятьләре кырларына яңа техникалар да чыгачак. Бу хуҗалыклар 131 миллион сумга 20 данә авыл хуҗалыгы техникалары алганнар.

– “Әккәрәй” җәмгыяте ике яңа КамАЗ, ике трактор, бер азык хәстәрләү комбайны һәм тагылма агрегатлар сатып алды. “Ильхан” кырларында да ике яңа трактор эшләячәк, –диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Ильяс Гатауллин. – “БИО-АГРО” җәмгыятенең техника паркы ике яңа трактор һәм тагылма агрегатларга баеды.

Райондагы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 221 берәмлек трактор бар, шуларның 217се әзерлек сызыгында. 85 комбайнның 60сы кырга чыгарлык хәлдә әзер, 49 йөк автомобиленең 47се төзек.
Язгы чәчүгә җитәрлек күләмдә орлык запасы амбарларга салынган, кондиция дәрәҗәсенә китерү өчен аларны калибрларга һәм “Россельхозцентр”ның райондагы бүлегенә сыйфатларын тикшертергә китерергә кирәк.

– Тик бу орлыкларның 24 проценты  массакүләм репродукцияле, ягъни, картайган, күпчелеге – фермер хуҗалыкларында, – диде “Россельхозцентр”ның райондагы бүлеге җитәкчесе Фәнил Шәйхетдинов. – “Чирмешәнагро-хезмәтләре” орлыкларын әле һаман анализга китермәде. Ә менә “ЧИРМЕШӘНАГРО” һәм “Сөлчә” җәмгыятләре, сыйфатлы орлыкның мул уңыш нигезе икәнен аңлап, бу юнәлештә яхшы эшлиләр.

Көнбагыш, рапс, кукуруз,җитен кебек техник культуралар орлыкларын сатып аласы бар, “БИО-АГРО”, “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыятьләре һәм “Тепсуркаев В.Ә.” крестьян-фермер хуҗалыгы андый орлыкларны кайтартуга килешү төзегәннәр инде.
Ашлаган җирдә уңыш яхшы була, шуның өчен чәчүлек җирләргә минераль ашлама кертү зарур. Республика җитәкчелеге бер гектар җиргә 80 килограмм исәбеннән минераль ашлама әзерләү бурычы йөкләгән. Районда  әлегә 5588 тонна ашлама тупланган, бу бер гектарга уртача 39,55 килограмм туры килә. “Серендеев С.И.” крестьян-фермер хуҗалыгы  бу юнәлештә бик яхшы эшли, аларның запаслары бер гектарга 120 килограмм туры килә, “БИО-АГРО” җәмгыятендә – 60,3 килограмм.

Мирзаһит Гатин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы:
 –Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең  күпчелегендә техника ремонты төгәлләнгән дисәң дә була.  Ә менә “Кара Чишмә” җәмгыятендә һәм “Камалов Р.И.” крестьян-фермер хуҗалыгында бу эш бик түбән дәрәҗәдә. “Кара Чишмә”дә ике тракторны һәм чәчкеч белән культиваторны төзәтеп бетерергә кирәк. “Камалов Р.И.” хуҗалыгында К-700, Т-150 тракторларына, тырмалар һәм культиваторларга ремонт таләп ителә.

Кадрия Гамирова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев