Июнь аенда яңгырсыз көннәр сирәк булды. Авыл халкы бу явымнар уңышка тискәре йогынты ясамасмы икән дип кайгыра. Белгечләр борчыласы юк, диләр.
-Быел апрельдән июльгә кадәр – өч айда районда 200 миллиметр явым-төшем күзәтелде. Норма – 180-190 миллиметр. Яңгыр артык булмый. Табигатьтә начар һава торышы юк, диләр бит, - ди “Россельхозцентр”ның райондагы бүлеге җитәкчесе Фәнил Шәйхетдинов. – Ашлыклар бик яхшы үсте, июльнең җылы көннәре аларны өлгертә. Урак соңга калмаска тиеш. Көзге бодай урагына 20-25 июльләрдә керешербез дип уйлыйм. Бу кырларда дымлылык 52-54 процент, бүгенге көнгә ул чамалы. Иртә чәчкән арпа да өлгереп килә.
Нет комментариев