Районда азык әзерләү техникасы һәм азык саклагычларың әзерлеген кабул итү конкурсында “Ильхан” җәмгыяте иң алдынгы дип табылган. Бу хуҗалык мал азыгы әзерләүгә керешергә әзер.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләреннән төзелгән комиссия сигез хуҗалыкта булып, машина-трактор паркларының әзерлеген, хезмәт һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешен, азык җитештерү һәм терлекчелектәге күрсәткечләрне, хезмәткә түләүне 100 баллы шкала буенча бәяләгән.
-“Ильхан” җәмгыяте 99 балл җыеп беренче булды. “Әккәрәй” хуҗалыгы аңардан ике баллга гына калышып икенче урынга чыкты, өченчедә - “Сөлчә” җәмгыяте, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Ильяс Гатауллин. – Ә “Якимов Н.С.”, “Ибәтуллина Р.С.”, “Нуруллин А.С.”, “Фәтхетдинов И.И.”, “Гатин Д.М.” крестьян-фермер хуҗалыкларының, азык әзерләргә чыкканчы, төгәллисе эшләре бар әле.
Районда мал азыгы әзерләү өчен 32 чапкыч, 21 печән әйләндергеч һәм җыйгыч, 43 прессҗыйгыч, 4 азык әзерләү комбайны бар. Болардан кала “БИО-АГРО”да ике чапкыч һәм “ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ”ндә “Ягуар” азык җыю техникасы әзер. Алар башка хуҗалыкларга да ярдәм тәкъдим итәләр.

Ильяс Гатауллин фотолары
Нет комментариев