Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә чәчүлек орлыкның яртысын яңартырга кирәк

Районда язгы чәчүгә җитәрлек күләмдә – 7188 тонна орлык амбарларга салынган.

- Бу иминият фонды белән исәпләп әзерләнгән, безнең кырларга 5 мең тонна чәчүлек орлык җитә, - диде “Россельхозцентр”ның район бүлеге начальнигы Фәнил Шәйхетдинов. – Кичекмәстән орлыкларны безгә тикшерүгә китерергә кирәк. Бүген “ЧИРМЕШӘНАНРО” җәмгыяте орлыкларының сыйфатын карыйбыз. Соңгы срок – ноябрь, башкаларга да ашыгырга кирәк. Безнең белгечләр көзен орлыкларның чисталыгын, чыгышын тикшерә, бөҗәкләр һәм чирләр белән зарарланмаганмы икәнен ачыклый.

Әзерләнгән орлыкларның нибары 488 тоннасы оригиналь, алар “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыятендә. 1222 тонна чәчүлек – элиталы, бу запасның 17 проценты. Мондый орлыклар “БИО-АГРО” һәм “ЧИРМЕШӘНАГРО” амбарларында. Репродукцияле орлыклар 1546 тонна (22 процент). “БИО-АГРО” һәм “Әккәрәй” кырларына шундый орлыклар чәчеләчәк.

- Орлыкларның 54 проценты (3932 тонна) массакүләм репродукцияле, бу инде алар картайган дигән сүз. Мондый бөртекне чәчәргә киңәш итмибез, - диде Фәнил Шәрип улы. – Бу кадәр орлыкны тулысынча алмаштыру мөмкин түгел,  аны аз-азлап яңартырга мөмкин. Районыбызда да элиталы орлыклар җитештерүче хуҗалык бар.

“Ильхан”, “Кара Чишмә”, “Андреевка”, “ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ” җәмгыятьләренә, “Гатин Д. М.”, “Ибәтуллин Ф. В.”, “Камалова Р. И.”, “Митяев Л. Н.”, “Серендеев Н. С.”, “Фәтхетдинов И. И.”, “Тепсуркаев В. Ә.” кебек фермер хуҗалыкларына кичекмәстән чәчүлек материалларны яңартырга кирәк.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең амбарларында әле дә эш тыгыз, орлыкка салынган бөртек чистартыла, калибрлана.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев