Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат

Чирмешәндә истәлекле урыннар

Чирмешәндә һәм Чирмешән районында ял көннәрендә нәрсә карарга, кая барырга була.

Чирмешән районы туристлар өчен үзенчәлекле хәзинә сандыгы булып тора. Анда нәрсә генә юк – болгар кызы беләзегеннән сәйләннәр дә, ташка әйләнгән үсемлекләр дә, кабырчыклар да, Пугачев восстаниесе чоры мушкетлары да. Бу сандыкны ачу һәм тарихка чуму өчен бераз хыял гына кирәк. 

Чирмешәндә төп һәм әһәмиятле тарихи объектлар булып Пугачев валы һәм Чирмешән ныгытмасы тора. Емельян Пугачев үзе безнең якларда булмаса да, эзен калдырды. Нәкъ менә Россия дәүләте чикләрен юлбасарлар һөҗүмнәреннән саклау өчен берничә ныгытма, шул исәптән Чирмешән крепосте да төзелгән. Матур итеп сызылган дүртпочмак биеклектән яхшы күренә, ә аннан Чирмешән авылына күркәм күренеш ачыла, моннан авыл тирәләрен урап уза торган Зур Чирмешән елгасы да яхшы күренә. XVIII гасырның беренче яртысында Чирмешән ныгытмасы ногай һәм калмык-башкорт отрядлары һөҗүмнәрен кире кагарга тиеш була. Ләкин монда иң драматик вакыйгалар Пугачев вакытында булган.

Район тарихы һәм аның күпмилләтле составы белән Чирмешән районына керүче авылларда танышып була. Әйтик, Иске Үтәмеш авылында XIX гасыр мәчете сакланып калган. Вакытлар узу белән ул реставрацияләнде һәм бүген гамәлдәге мәчет булып тора, анда көн саен намаз укыйлар һәм дини бәйрәмнәргә җыелалар. 

Күтәмә авылында XIX гасырның агачтан төзелгән Богоявление чиркәве бинасы сакланган. Районның мәдәни мирас объектлары арасында Шешминка авылындагы Димитрий Солунский чиркәве дә әһәмиятле урын алып тора.

Кармыш авылы янындагы Ташказан үзәнлеге гаҗәеп һәм мавыктыргыч урын булып тора. Бу үзәнлек шунысы белән кызыклы: табигать монда түгәрәк һәм сәер формалы ташлар барлыкка китергән.

Чирмешәндә һәйкәлләр дә аз түгел. Аларның берсе 1906 елның гыйнварында Владивостокта матросларның Кораллы восстаниесен оештырган хәрби транспорт матросы Михаил Титовка багышланган. Һәйкәл астындагы чишмәгә дә Титов исеме бирелгән. 

Чирмешән районы үзәгендәге истәлекле урыннардан сәүдәгәр Чухаев йортын атап үтәргә кирәк. Бу – авылда беренче таш бина. XIX гасыр белән даталана. Сәүдәгәр Чухаев акчасына Чирмешәндә Архангел Михаил чиркәве төзелә, ул бүген дә эшли. 

Чирмешәннең яңа истәлекле урыннарының берсе булып 2018 елда ачылган Мөшбикә мәчете санала. Чирмешән районының Әмир авылында туып үскән, хәзерге вакытта Себердә яшәүче бертуган Фазыл һәм Миндар Әгъләмовлар бу мәчетне әниләре Мөшбикә хөрмәтенә төзегәннәр һәм аның исемен биргәннәр. Мәчет гамәлдә, биредә биш тапкыр намаз укыйлар, дини бәйрәмнәр үткәрәләр, ислам нигезләрен өйрәтәләр. 

Чирмешән районында кызыклы урыннар күп. Матур табигать күренешләре һәм тарихи урыннар сезне битараф калдырмаячак.