Безнең Чирмешән
Чирмешән районы
16+
Рус
Тат
VK
Odnoklassniki
Yandex Zen
Youtube
Telegram
Меню
БАШ БИТ
ВИДЕОЛАР
ФОТОЛАР ГАЛЕРЕЯСЫ
РЕКЛАМА
Белешмәлек
Истәлекле урыннар
Титов һәйкәле
Титов һәйкәле
Адресы:
Татарстан Республикасы, Чирмешән районы, Чирмешән авылы, Совет урамы
Михаил Михайлович Титов Чирмешән авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туып үскән. Ул Себер хәрби флотилиясендә матрос булып хезмәт итә һәм 1906 елда Владивостокта солдатлар һәм матрослар баш күтәрүен оештыруда катнаша. 1918 елда Титов Чирмешәндә Совет хакимиятен оештыручыларның берсе була һәм крестьян депутатлары Советының өяз башкарма комитетына сайлана. Әмма аның гомере фаҗигале рәвештә өзелә: 1919 елның 13 апрелендә Чирмешән чишмә янында колчакчылар тарафыннан атып үтерелә. Михаил Михайлович Титов истәлегенә аның җәзалап үтерелгән урынында мемориаль такта куелган: «Монда 1919 елның апрелендә 1906 елгы Владивосток восстаниесендә актив катнашучы, политкаторжан, Чирмешәндә Совет властен оештыручы матрос-большевик атып үтерелгән». Аның тормышы Чирмешән җиренең байлыгы. 1982 елда, Михаил Титовның тууына йөз ел тулу уңаеннан, район үзәгенең көнбатыш өлешендә, Олы Чирмешән елгасының уң ярында аның хөрмәтенә һәйкәл куела. Баскычтан аска таба һәйкәлдән халыкта «Титов чишмәсе» дип аталган чишмә бәреп чыга.
Баш бит
Видеолар
Фотолар галереясы
Реклама
Төрле темалар
Безнең YouTube каналга язылыгыз
Подписаться
...
0
0
0
0
0
0
0
0
0