Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат

Мөшбикә мәчете

Мөшбикә мәчете
  • Адресы:

    Татарстан Республикасы, Чирмешән районы, Чирмешән авылы, Ларионов урамы, 17

2018 елда Чирмешәндә яңа истәлекле урын – Мөшбикә мәчете барлыкка килде. Аны Чирмешән районының Әмир авылында туып-үскән абыйлы-энеле Фазыл һәм Миндар Әгъләмовлар төзеткән, хәзер алар Себердә яшиләр. Мәчеткә әниләре Мөшбикә хөрмәтенә исем кушканнар. Үзенчәлекле архитектура буенча төзелгән ике манаралы мәчет Чирмешәннең Амур ягына гына түгел, бөтен район үзәгенә дә матурлык өсти. Монда барысы да зәвык белән эшләнгән. Биредә мөселман йоласы буенча никах теркәү залы да, уку сыйныфлары да, хатын-кызлар өчен намаз залы да, юыну бүлмәсе дә бар. Мөшбикә мәчете өч ел төзелә. Аны чит кешеләр түгел, ә районда яшәүче осталар төзегән. Мәчет гамәлдә. Анда биш тапкыр намаз укыйлар, дини бәйрәмнәр үткәрәләр һәм ислам нигезләренә өйрәтәләр.