Югары Чегодай авылы янында МАЗ ауган
Юл хәрәкәте

Югары Чегодай авылы янында МАЗ ауган

Бүген иртәнге 6 лар тирәсендә Югары Чегодайдан Иске Үтәмеш уңаенарак уза төшеп, юл кырыена МАЗ төшеп ауган.

 

-Йөк машинасы белән идарә иткән Нурлат районы кешесенең Лениногорск районының Кирлегәч авылына баруы  була, - ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Сергей Барабашкин. -Иртән кар явып торганлыктан, ул  һава торышы шартларын исәпкә алмый һәм куркынычсыз тизлек сайламыйча,  бару уңаена юл кырыена төшеп китә. Машина йөртүче исән-сау, юл кырыендагы кар машинаны да җимерелүләрдән саклап калган.

Фото архивтан

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев