Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Ул мәхшәр мәңге онытылмас

13 ноябрь көнне без, "Ульяновск-Түбән Кама" маршруты пассажирлары, чын мәгънәсендә үлемнән калдык. Тыныч кына баручы транспортыбыз һич көтмәгәндә авариягә очрады. Юлдан читкә төшеп әйләнеп капланган автобус эчендәге пассажирларның кайсы ярдәм сорап ялвара, ә кайсылары тырыша-тырмаша тимер капкыннан котылырга кереште. Ул мәхшәрне һичкайчан онытасыбыз юк, 20 яшьлек студент кызның шунда ук...

13 ноябрь көнне без, "Ульяновск-Түбән Кама" маршруты пассажирлары, чын мәгънәсендә үлемнән калдык.


Тыныч кына баручы транспортыбыз һич көтмәгәндә авариягә очрады. Юлдан читкә төшеп әйләнеп капланган автобус эчендәге пассажирларның кайсы ярдәм сорап ялвара, ә кайсылары тырыша-тырмаша тимер капкыннан котылырга кереште. Ул мәхшәрне һичкайчан онытасыбыз юк, 20 яшьлек студент кызның шунда ук гомере өзелде, ә утыргыч арасында кысылып калган пассажир туктаусыз ыңгырашып ярдәм сорады...

Рәхмәт, үтеп баручы изге күңелле кешеләр яныбызга ашыктылар, кайсы ашыгыч ярдәм чакырта, икенчеләре безне тынычландыра...

Коткаручылар да, табиблар да бик тиз килеп җиттеләр, урында ук беренче ярдәмне күрсәттеләр. Шуннан безне Чирмешән район үзәк больницасына алып килделәр. Биредәге персонал каршы алырга әзерләнеп торган икән, тиз арада барыбызга да ярдәм күрсәтелде. Район үзәк больницасы хезмәткәрләре: Р. Минголов, А. Кашапов, Р. Ялышев, И. Аккужина, М. Солтанов, Н.Шишкина, М. Шакирова, Л. Фомина, О. Игнатьева, В. Николаева, Г. Гатауллина, М. Журавлева, З. Занкович, Г. Локманова, Г. Беляева, В. Майданова, М. Миннекәева, Г. Иночкиналар үз эшләренең чын осталары, профессионал булуларын расладылар. Аларга эшләрендә уңышлар, сәламәтлек, бәхет телибез. Чын күңелдән рәхмәт!

Тамара БЕГУН.
Ульяновск өлкәсе.
Гөлфия ЗАКИРОВА.
Түбән Кама шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән авария