Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Штрафлар түләү процедурасын ничек гадиләштерергә

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларына карата фото- һәм видеотеркәү системасы эше нәтиҗәләре буенча чыгарылган административ хокук бозулар турындагы эшләр буенча күрсәтмәләрнең күчермәләрен интернет челтәре аша электрон почта тартмасыннан алуның гади һәм уңайлы мөмкинлеге пәйда булды. - Моның өчен машина хуҗасына ИНН һәм транспорт чарасын теркәү турындагы таныклыгы белән дәүләт юл...

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларына карата фото- һәм видеотеркәү системасы эше нәтиҗәләре буенча чыгарылган административ хокук бозулар турындагы эшләр буенча күрсәтмәләрнең күчермәләрен интернет челтәре аша электрон почта тартмасыннан алуның гади һәм уңайлы мөмкинлеге пәйда булды.

- Моның өчен машина хуҗасына ИНН һәм транспорт чарасын теркәү турындагы таныклыгы белән дәүләт юл хәрәкәте иминлеге инспекциясенең район бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, - ди ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Самат Хәйруллин. - Бу вакытны янга калдыра, штрафлар түләү процедурасын гадиләштерә.
Ә инде административ штрафлар һәм аларны түләү (шул исәптән 50 процент ташлама белән) турындагы мәгълүматларны үз вакытында алу өчен uslugi.tatarstan.ru сайтында теркәлү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар түләү буенча автоматик түләү шаблонын булдыру сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Штраф Интернет