Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Кредитка алынган машинада йөрүче Иске Үтәмеш кешесе правасыз калган

ЮХИДИ хезмәткәрләре агымдагы елда исерек хәлдә автомобиль белән идарә иткән 45 машина йөртүчене тоткарлаганнар. Шуларның икесен соңгы атналарда. Кичтән яхшы гына кәефләнгән Иске Үтәмеш кешесе 23 июнь иртәсендә автомобиленә утырып Чирмешәнгә эшкә китә. Тик Кече Чегодай янындагы юл киселешендә аны "погонлылар" туктата. Кредитка алынган "Калина" хуҗасы шул минуттан диярлек машина...

ЮХИДИ хезмәткәрләре агымдагы елда исерек хәлдә автомобиль белән идарә иткән 45 машина йөртүчене тоткарлаганнар. Шуларның икесен соңгы атналарда.

Кичтән яхшы гына кәефләнгән Иске Үтәмеш кешесе 23 июнь иртәсендә автомобиленә утырып Чирмешәнгә эшкә китә. Тик Кече Чегодай янындагы юл киселешендә аны "погонлылар" туктата. Кредитка алынган "Калина" хуҗасы шул минуттан диярлек машина йөртү таныклыгыннан колак кага да инде. Аңа 1,5 елдан 2 елга кадәр пассажир булып кына йөрергә туры киләчәк. Хуҗага 30 мең сум штраф салына, Нурлатка штраф-стоянкага озатылган автомобиленең эвакуатор чыгымнарын капларга кирәк була, стоянка өчен дә акча сораячаклар.
Армия хезмәтеннән генә кайткан Чирмешән егете иптәшләре белән бәйрәм иткәч, авыл урамын автомобильдә әйләнергә уйлыйлар. ЮХИДИ хезмәткәрләре дә төнге сәгать бердә дә йокламый шул, йөртүчене тоткарлыйлар. Бу яшь егет тә "правасыз" кала. Аңа да 30 мең сум штраф түләргә һәм башка чыгымнарны капларга кирәк була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иске Үтәмеш ЮХИДИ исерек йөртүче йөртү правасы