Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешәннең балалар бакчаларында юлда йөрү кагыйдәләрен кабатладылар

Чирмешәннең “Чишмәкәй” балалар бакчасында юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган “Юл хәрәкәте кагыйдәләре хөрмәткә лаек” исемле чара узды.

Бәйгедә балалары зурлар төркемендә тәрбияләнүче Кузнецовлар, Гыйләҗевлар, Матвейчевлар һәм Әхмәтҗановлар гаиләләре катнашты. Аларның чыгышларын жюри: “Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениесенең райондагы бүлеге җитәкчесе Алинә Филиппова һәм балалар бакчасы мөдире Гөлфия Ибәтова бәяләде.

- Катнашучыларның һәрберсе юл хәрәкәте кагыйдәләре турында белемнәрен генә түгел, ә мода күрсәтү өчен оригиналь костюмнар да теккән. Өй эшендә гамәлдә булмаган юл билгеләре ясарга кирәк иде. Барлык командалар да үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтеп, яхшы әзерләнгәннәр, - ди Алинә Филиппова.

Бәйгедә катнашучылар грамоталар һәм истәлек бүләкләренә лаек булды.

“Әкият” балалар бакчасында да мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен “Юл хәрәкәте кагыйдәләре белгечләре” спорт күңел ачу чарасы узды. Биредә балалар төрле иҗади биремнәрне эшләп, уеннарда, эстафеталарда катнашып, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен һәм үзләренең җитезлекләрен, осталыкларын күрсәттеләр.

Алинә Филиппова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев