Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә яшәүче күп балалы гаиләгә юл инспекторлары автобишек бүләк иттеләр

“Бала-төп пассажир” акциясе кысаларында Чирмешәндә яшәүче дүрт балалы Алкаевлар гаиләсенә автобишек бүләк иттеләр.

- Безнең дүрт бала, икесе: Стас белән Юля мәктәптә укыйлар, Викторияне бакчага йөртәбез, төпчек улыбыз Арсенийга әле алты гына ай, - ди Маргарита Алкаева. – Балаларны машинага еш утыртырга туры килә. Өлкән балаларның утыргычлары бар, ә менә Арсенийга автобишек бик кирәк иде. Әлегә кадәр берәр кая барырга туры килсә, гел күршеләрдән алып тора идек. Форсаттан файдаланып, ЮХИДИ инспекторларына һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениесенә рәхмәтемне җиткерәм.

Маргаританың әлегә йөртү таныклыгы юк икән, ләкин ул киләчәктә “правага” укырга хыяллана.

Ай ахырына кадәр районда "Бала - төп пассажир" дип аталган кисәтү акциясе үткәрелә. Бу көннәрдә ЮХИДИ инспекторлары балаларны машинада махсус утыргычсыз йөртүчеләргә, балигъ булмаганнарның юл йөрү кагыйдәләрен ничек белүләренә һәм үтәүләренә аеруча игътибарлы булачак.

- Язгы кояш урамга чакыра. Каникул көннәрендә балалар катнашындагы юл һәлакәтләренең артуы күзәтелә. Шуңа күрә балаларга дә юл хәвефсезлеге кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерү мөһим. Машина йөртүчеләр дә саклык кагыйдәләрен онытмаска, барлык таләпләрне дә төгәл үтәргә тиешләр. Аеруча торак пунктларда, балалар учреждениеләре тирәсендә,  күңел ачу биналары янында сак булу кирәк, - районның ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Иван Мясников.

Фото: автор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X