Чирмешән юлларында автомашиналарның пыялаларын тикшерәләр
Юл хәрәкәте

Чирмешән юлларында автомашиналарның пыялаларын тикшерәләр

25 апрельдән, дүшәмбедән башлап, районда «Тонировка» профилактик акциясе старт алды.

Районның дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре артык  тонык тәрәзәле автотранспорт чараларын ачыклаячак. Бер атна дәвам итәчәк рейдлар барышында инспекторлар башка кагыйдәләрнең үтәлешен дә игътибарга ала.

-Пыяланы артык тоныкландыру күз күремен начарайта һәм хәрәкәткә комачаулый, - ди районның ЮХИДИ бүлеге начальнигы Рәмис Шәкүров

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев