Чирмешән районында юл һәлакәте: җәяүле һәлак булган
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында юл һәлакәте: җәяүле һәлак булган

Кичә, кичке сигезләр тирәсендә Түбән Чегодай һәм Югары Чегодай авыллары арасында булган юл һәлакәтендә бер җәяүленең гомере өзелгән.

Районның ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, Шешминка авылы кешесе – җәяүле караңгы вакытта, автомашиналар хәрәкәте уңаена, юлның уң ягыннан барган. Киемендә яктылык кайтаргыч элементлар булмаган. 39 яшьлек ир-атны Чирмешәннән Лениногорск уңаена баручы ВАЗ-21101 автомашинасы  (йөртүчесе – Иске Үтәмештә яшәүче) бәрдерә. Җәяүле шунда ук, “Ашыгыч ярдәм” бригадасы килеп җиткәнче үк җан биргән.

Рәмис Шәкүров фотолары

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев