Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында тагын җиде машина йөртүче таныклыксыз кала

Районның ЮХИДИ инспекторлары октябрь ахырыннан декабрь башына кадәр салмыш хәлдә руль артына утырган җиде машина йөртүчене ачыклаганнар.

Аек булмаган машина йөртүчеләр төнге вакытларда инспекторлар “кармагына” еш эләгә. Алар төн уртасында тикшерүче булмас дип уйлап, кәефләнеп руль артына утыралар. 30 октябрьдә, төнге унберләр тирәсендә Бәркәтәгә кайтып килүче ир-егет тә шулай уйлагандыр. Әлеге яшь кешенең моңа кадәр дә, исерек килеш автомобиль белән идарә иткән өчен, йөртү таныклыгын алган булганнар. Ул шул хатасын янә кабатлаган.

Нагорный поселогы кешесе кырдагы малларын машина белән алып кайтырга уйлаган, тик спиртлы эчемлек сөремедер инде, автомобиль юл читенә төшеп киткән. Менә шулай инспекторлар кулына килеп керә дә  инде олы яшьтәге кеше.

Ноябрь кичендә бер яшь кешене Чирмешән урамында туктатсалар, икенчесен иртәнге икенче яртыда капка төбенә кайтып җиткәч тоткарлыйлар. Чирмешәнлеләр икесе дә кызмача була.

-Лениногорск ягыннан Чирмешәнгә кереп баручы автомобильле дәүләт номерлары пычрак дип туктаттык. Бактың исә, дустына кунакка баручы Лениногорск кешесе яхшы гына кәефләнеп килә икән, - диде  ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Аяз Гатиятов. – Төрепкәгә өрүдән баш тартты пенсия яшендәге бу кеше.

Күптән түгел төнге сменага эшкә баручы бер туймәтле дә ниятләгән урынына барып җитә алмый. Авылдан трассага алып чыгучы юлда аны ЮХИДИ инспекторлары туктата. Хәзер инде аңа, аек булмаган хәлдә машина йөрткәне өчен,  берничә ел эшкә җәяүләп яки шофер белән янәшә генә утырып йөрергә туры киләчәк.

Исерек килеш руль артына утырган өчен, моңа кадәр дә хөкем ителгән ивашкинолы бу ялгышын тагын кабатлый. Яхшы ук кәефләнгән ир-ат, “җитеп бетмәгән” граммнар артыннан, автомобильгә утырып кибеткә китә. Тик юлын ЮХИДИ инспекторлары бүлә.

-Әлеге салмыш хәлдәге машина йөртүчеләрнең эшләре судка юлланды. Беренче тапкыр тоткарланганнары 30 мең сумга кадәр штрафка тартылачак һәм ел ярымнан ике елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителәчәк, - ди Аяз Альберт улы. – Ә инде бу хаталарын янә кабатлаучыларга җәза кырысрак - андыйларга 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр штраф салына, яисә мәҗбүри эшләргә  җәлеп ителәләр. Хәтта аларны ирекләреннән дә мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

 фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев