Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында да “Куркынычсызлык прогнозы” дип аталган кампания игълан ителде

Яз җиттеме, юл фаҗигаләре бермә-бер арта, диләр ЮХИДИ хезмәткәрләре. Узган ел, әйтик, апрель аенда гына да районда, вак-төяк бәрелү-сугылуларны исәпләп, барлыгы 54 юл-транспорт һәлакәте булган. Майда андый очраклар 60 ук. Бәхеткә, аларда кешеләр зыян күрмәгән. -Юллар бераз ачыла башлауга, кайбер машина йөртүчеләр ашыгып, кышкы көпчәкләрне җәйгегә алмаштыралар, - ди районның...

Яз җиттеме, юл фаҗигаләре бермә-бер арта, диләр ЮХИДИ хезмәткәрләре. Узган ел, әйтик, апрель аенда гына да районда, вак-төяк бәрелү-сугылуларны исәпләп, барлыгы 54 юл-транспорт һәлакәте булган. Майда андый очраклар 60 ук. Бәхеткә, аларда кешеләр зыян күрмәгән.

-Юллар бераз ачыла башлауга, кайбер машина йөртүчеләр ашыгып, кышкы көпчәкләрне җәйгегә алмаштыралар, - ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Самат Хәйруллин. - Ә язгы якта көндез эретеп, төнлә туңдыра. Машина кечкенә генә бозлавыкка эләктеме - бәла килеп чыгарга мөмкин.
Язын кыр эшләре башланганлыктан, юлларда тракторлар да арта. Мотоцикл, мопедлар "уяна". Аварияләрне китереп чыгаручы тагын бер сәбәп: юллардагы чокыр-чакырлар. Кыштан соң аларны бар җирдә дә ремонтлап өлгерә алмыйлар. Шунлыктан инспекторлар, юлларның торышын исәпкә алып, тизлекне чамалап йөрергә киңәш итә. Язгы юлга ышанмаска, диләр.
Һава торышының алмашынган чорында республикада "Куркынычсызлык прогнозы" дип аталган социаль кампания дә игълан ителгән. Аның кысаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре халыкка юл куркынычсызлыгы хакында аңлату эшләрен җанландыра төшә.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы ЮХИДИ инспектор полиции