Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районы юлларында былтыр дүрт кеше һәлак булган

Үткән, 2018 нче елда район территориясендә теркәлгән 17 юл – транспорт һәлакәтендә дүрт кеше һәлак булган, 20 кеше җәрәхәтләнгән.

ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, биш авария исерек хәлдә машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан, аларда ике кешенең гомере өзелгән. 2017 ел белән чагыштырганда, аварияләр һәм аларда зыян күрүчеләр саны арткан.

Былтыр материаль зыян белән 192 юл – транспорт һәлакәте булган.

2018 нче елны ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм участок инспекторлары юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 3620 очрагын ачыклаганнар (2017 елда – 3383). Шул исәптән, исерек килеш руль артына утыручылар – 66 (2017 дә – 57), каршы як юлга чыгучылар – 67 (69), йөртү таныклыгыннан башка транспорт белән идарә итүчеләр – 35 (18), йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән килеш руль артына утыручылар – 16 (12). Җәяүлеләр тарафыннан юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 37 факты теркәлгән. Фото и видео фиксация җайланмасы ярдәме белән тизлекне арттыруның 11038 очрагы теркәлгән.

Тиешле вакытта штраф түләмәгән өчен 98 кеше (2017 нче елда - 103) административ җаваплылыкка тартылган, 66 сына штраф бирелгән, өч кеше кулга алынган, 17 се мәҗбүри эшләргә тартылган.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев