Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Һава шартларын исәпкә алмау юлда фаҗигаләргә китергән

Кичә Татарстанда юлларда транспорт һәлакәтләренә юлыгып, 4 кешенең гомере өзелгән - һәр очракта куркыныч тизлек сайлау, каршы як юнәлештәге юлга чыгу, башка транспортка өстенлек бирмәү, метеорологик шартларны исәпкә алмауга кагылышлы юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу шуңа сәбәп, дип саныйлар ТР Дәүләт автоинспекциясендә. Аерым алганда, ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсеннән хәбәр итүләренчә,...

Кичә Татарстанда юлларда транспорт һәлакәтләренә юлыгып, 4 кешенең гомере өзелгән - һәр очракта куркыныч тизлек сайлау, каршы як юнәлештәге юлга чыгу, башка транспортка өстенлек бирмәү, метеорологик шартларны исәпкә алмауга кагылышлы юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу шуңа сәбәп, дип саныйлар ТР Дәүләт автоинспекциясендә.

Аерым алганда, ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсеннән хәбәр итүләренчә, бүген сәгать иртәнге 8 нче 10 минутта Мәскәү - Уфа юлының 859 нчы чакрымында "Ниссан Ноут" белән идарә иткән ир-егет һава торышы һәм юл шартларын (кар яву, юлда кар "боткасы") исәпкә алмыйча һәм юл йөрү кагыйдәләренең 10.1, 11.1 нче пунктларын үтәмичә, зур тизлектә каршы якка чыгып, "ГАЗ" машинасы белән бәрелешкән. Бу һәлакәт "Ниссан Ноут" рулендагы һәм аның белән барган пассажирны исәннәр арасыннан сызып ташлаган.
Бу фаҗигадән 50 минут кына соңрак, сәгать 8дә, шушы ук Мәскәү - Уфа федераль трассасының 1004 нче чакрымында "Вольво" йөртүчесе куркынычсыз дистанция сайламаганга, "KIA" һәм "КамАЗ" белән бәрелешкән дип фаразлана. "KIA" рулендагысы хәзер Алабуга районы үзәк хастаханәсендә, хәле ничек булуы турында әлегә мәгълүмат юк.
Сәгать 8 тулып 53 минут үткәч, Яшел Үзән районы Новониколаевка бистәсендә "Тойота Камри" 2004 елгы баланы бәрдергән. Алдан чыгарылган фаразлама буенча, ул вакытта җәяүленең тиешсез урыннан юл аша йөгереп чыгып барышы булган. Инде бала Казан медицина учреждениесендә ята.
Төш вакыты авышкач, сәгать 1 нче 15 минутта, Казан - Оренбург юлының 93 нче чакрымында юл йөрү кагыйдәләренең 13.9 нчы пунктын бозып, икенчел әһәмияттәге юлдан барган "ВАЗ" төп юлдан үткән "МАЗ"га юл бирмәгән һәм йөк машинасына бәрелгән. Нәтиҗәдә, җиңел машина рулендагы һәм пассажир һәлакәт урынында ук җан биргән, тагын бер пассажиры хастаханәгә озатылган.
http://Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы авария юлларда авария