Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Ярминкәләр

Товар да аласың, дусларны да күрәсең

Чирмешәндә яшәүче пенсионер Надежда Владимирова ике атнага бер үткәрелүче ярминкәләрне калдырмый диярлек. - Бүген килосын 170 сумга яңа суелган дуңгыз ите, элеккегесендә халат алдым, - ди ул. - Ә миңа җеп туры килде, кирәк тә иде, - ди Рәхимә апа Газизова. - Ярминкәгә чыгу ярады, Надяны да күрдем. Без бит...

Чирмешәндә яшәүче пенсионер Надежда Владимирова ике атнага бер үткәрелүче ярминкәләрне калдырмый диярлек.


- Бүген килосын 170 сумга яңа суелган дуңгыз ите, элеккегесендә халат алдым, - ди ул.

- Ә миңа җеп туры килде, кирәк тә иде, - ди Рәхимә апа Газизова. - Ярминкәгә чыгу ярады, Надяны да күрдем. Без бит озак еллар төзелештә эшләдек, күршеләр булып та яшәдек. Ахирәтләр кебек инде.

"Кәрвансарай" сәүдә үзәге янәшәсендәге бу ярминкәдә менә шулай товарлы да булалар, дуслар, туганнар белән дә күрешәләр, һава сулап, базардагы хәлләрне, бәяләрне белешеп кайталар.

Халык бар үзе. Товар да юк димәссең, сыер һәм дуңгыз ите сатучылар күп, он, катнашазык, бал, кондитер ризыклары, җылы киемнәр, көнкүрештә кирәк вак-төякне сатучылар акчасыз китмәде шикелле. Симертергә мал да тәкъдим иттеләр.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined ярминкәләр

2
X