Бөек Ватан сугышы башланганда, минем әнигә 13 яшь була. Ул вакытта япь-яшь кыз балалар да колхозда нинди генә эшләр башкармаган.
Хәтта урман да кискәннәр. Сугышка алынмаган картлар урманны төптән еккан, ә балалар агачларны бунап барганнар. Ни генә дисәң дә, дәүләт армиягә алынучыларны баштанаяк киендереп, начармы, яхшымы, аларны тук итү ягын...
Бөек Ватан сугышы башланганда, минем әнигә 13 яшь була. Ул вакытта япь-яшь кыз балалар да колхозда нинди генә эшләр башкармаган.
Хәтта урман да кискәннәр. Сугышка алынмаган картлар урманны төптән еккан, ә балалар агачларны бунап барганнар. Ни генә дисәң дә, дәүләт армиягә алынучыларны баштанаяк киендереп, начармы, яхшымы, аларны тук итү ягын кайгырткан, ә тылдагыларны кем киендергән дә, кем ашаткан?! Үзләрен ачлыктан алып калу өчен кырда калган башак җыйганга да төрмә янаган бит аларга.
1949 елда минем әти армиядән (алты ел хезмәттән соң) кайтып, Лашман кызы Сәмигага өйләнә. Булачак әнием шулай итеп Әмиргә килен булып төшә. Шуннан соң да колхоз эшеннән башы чыкмый аның. Безне, яшь балаларны, күмәгә салып урак урулар, кышын ирләр белән янәшә басып һаман да шул урман кисүләр дисеңме, әни кулыннан нинди генә эш узмый. Өстәвенә, 1953 елдан тол калган кайната, төпчек малай булып үскән, катлаулырак характерлы ир һәм җиде бала. Юк, алай да безнең әни беркайчан да зарланмады. Зарлану, кемгәдер үпкәләү хас түгел иде мәрхүмәгә.
"Бүләк" (ул чагында Лашман белән Әмир авыллары кергән колхоз шулай аталды) 1964 елга чаклы колхозчыларга эшләгәннәре өчен хезмәт көннәре алып барып, уңыш уңган елларны гына, хөкүмәт планын үтәгән очракта гына халыкка да өлеш чыгара иде. Уңышсыз елларны "гафу итегез"дән узмаганнар. Ә 1964 елдан колхоз акчалата түләүгә күчте. Тик бу түләү символик кына булып, колхозчыларның матди хәлен берничек тә яхшырта алмаган, билгеле. Авыл кешесе киләчәккә өмет тотып, һаман бушка эшләвен дәвам итә. Уйлап кына карагыз, без - җиде баланың өчесе югары белемле, икебез махсус урта белемле, икебез урта белемлеләр. Шул балаларны үстереп, укытып аякка бастырыр өчен күпме көч, түземлек һәм күпме матди чыгымнар кирәккән. Болар барысы да безнең әни җилкәсендә булды. Шулай да мин әнинең, яки аның кебекләрнең колхоз идарәсен барып, аннан нинди дә булса ярдәм сорап йөргәннәре истә калмаган.
Гади колхозчы булса да, әниебез бик белемле, дини, акыллы кеше иде. Аның турында сүз чыккач, авылдашым Разыя апа Зыятдинованың: "Сәмига апамы, Сәмига апа әүлия бит ул!" дигәне истә калган. Гомумән, мин белгән ул чор апалары, әниләре барысы да шундыйлар иде дип беләм. Эшчәннәр, тыйнаклар. Менә шуннан чыгып, бу әниләрне ничек әүлия дип атамыйсың. Андыйлар хөрмәтенә Чирмешәндә дә һәйкәл төзү хакында сүз кузгалгач, мин моңа бик шатландым. Билгесез солдатка, сугышчы-әфганчыларга һәм башкаларга һәйкәлләр бар. Шулар белән беррәттән, Җиңүне якынайту өчен көн-төн ачлы-туклы эшләгән тыл хезмәтчәннәренә нишләп әле һәйкәл булмаска тиеш. Әгәр дә без - исәннәр шул әүлияләргә һәйкәл куя алмыйбыз икән, үзебезгә бәяне бәлки, шуннан аңларбыз.
Габдулла Шакиров.
Чирмешән.
Нет комментариев