Ничә яшьтә генә булсак та, безнең өчен әни иң кадерле һәм газиз кешеләрнең берсе булып кала.
Авыр вакытларда без аның ярдәменә таянабыз, акыллы киңәшләренә колак салабыз. Инде шактый олы яшьтә булсам да, бүген дә әниемнең җылы кулларын, йомшак сүзләрен, безнең өчен җанын да бирергә әзер булуын искә алам. Сугыш һәм...
Ничә яшьтә генә булсак та, безнең өчен әни иң кадерле һәм газиз кешеләрнең берсе булып кала.
Авыр вакытларда без аның ярдәменә таянабыз, акыллы киңәшләренә колак салабыз. Инде шактый олы яшьтә булсам да, бүген дә әниемнең җылы кулларын, йомшак сүзләрен, безнең өчен җанын да бирергә әзер булуын искә алам. Сугыш һәм сугыштан соңгы кыен шартларда ул берүзе диярлек алты баланы аякка бастырды, мөстәкыйль тормышка озатты. Аның күргәннәрен, кичергәннәрен күз алдына китерүе дә кыен. 30 нчы елларда бабамның гаиләсе репрессияләүгә дучар була. Аны кулга алалар һәм алып китәләр, өен һәм милкен конфискациялиләр. Әбием сигез бала белән җирдә казылган куышта яши башлый. Әнигә ул вакытта 16 яшь була, инде буй җиткән кыз, ләкин ни өстенә, ни аягына киярлек киеме, хәтта бер кисәк киндер тукыма да булмый.
Кияүгә чыккач та бәхеткә тиенә алмый әнием. Ире еш кына җәнҗал куптара, акча эшләргә дип башка җирләргә китә дә, буш кул белән кайта. Гаиләдә балалар туа, ашатырга, киендерергә кирәк. Илленче еллар башында әти өйне сатып, безне Пермь якларына алып китте, ә бер елдан гаиләне бөтенләй ташлады. Әни алты бала белән калды. Юклык, ят җирләр, беркемнән дә ярдәм көтә алмыйсың. Кайбер кешеләр балаларны тәрбиягә алырга сорап карыйлар, әмма әни нык тора, риза булмый. Шулай үз авызыннан өзеп булса да, балаларны саклап кала, берсен дә югалтмый. Өч елдан ул туган авылына кайтырга ниятли. Туганнары кечкенә генә өйне рәтләп керергә булышалар. Монда без дистәләп ел яшәдек. Колхоздагы хезмәт көненә ишле гаиләне туендыру җиңел булмый, әни безне яшьтән үк эшкә өйрәтеп үстерде. Авыл көтүен көттек, колхозда төрле эшләрдә катнаштык.
Әнигә бик авыр кайгы кичерергә дә туры килде - инде үсеп җиткәндә генә кызы белән улының гомере өзелде. Тик әниебез сынмады - сыгылмады, безне дә шулай көчле рухлы булырга өйрәтте.
Соңгы вакытта район газетасында Чирмешәндә аналарга һәйкәл кую турында байтак язма дөнья күрде. Мин дә, күп кенә авылдашларым да бу фикерне хуплыйбыз. Чөнки бу һәйкәл һәрберебезнең әнисенә булачак.
Михаил Наратов,
хезмәт ветераны.
Әккәрәй авылы.
Нет комментариев