Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Ремонт өчен акча кирәк

    Язгы кыр эшләренә дә күп калмады. Аны вакытында һәм нәтиҗәле үткәрү өчен авыл хуҗалыгы техникасының һәм тагылма агрегатларның төзек булуы мөһим. Кызганычка каршы, бу өлкәдә мактанырлыгыбыз юк. Хезмәт шартлары булмау сәбәпле, күп кенә хуҗалыкларда кышкы чорда авыл хуҗалыгы машиналарын язгы кыр эшләренә әзерләү мөмкинлеге булмады. Бүген район хуҗалыкларында 330 берәмлек...

    Язгы кыр эшләренә дә күп калмады. Аны вакытында һәм нәтиҗәле үткәрү өчен авыл хуҗалыгы техникасының һәм тагылма агрегатларның төзек булуы мөһим. Кызганычка каршы, бу өлкәдә мактанырлыгыбыз юк.


    Хезмәт шартлары булмау сәбәпле, күп кенә хуҗалыкларда кышкы чорда авыл хуҗалыгы машиналарын язгы кыр эшләренә әзерләү мөмкинлеге булмады.

    Бүген район хуҗалыкларында 330 берәмлек трактор исәпләнә, шуларның 240сы нык искергән, инде ун елдан артык эксплуатацияләнә. Соңгы өч елда районга нибары 13 яңа трактор алынган. Билгеле, иске тракторларны ремонтлау өчен чыгымнар да күбрәк сорала.

    Хуҗалыкларда куәтле 12 чәчү комплексы бар. Алар, көне - төне эшләсәләр, чәчү мәйданнарының 70 процент өлешен чәчеп чыга алалар. Әлегә аларның тугызысы төзек, калганнарын сафка бастырырга кирәк.

    Тагылма агрегатларга килгәндә, 182 чәчкеч һәм дүрт мең тырма, 129 берәмлек культиватор исәпләнә. Бүген күпчелек хуҗалыкларда аларны ремонтлау буенча нәрсәдер эш-ләнә. Әйтик, "Күтәмә - АГРО фирмасы", "Уңдырышлылык", "Сөлчә", "Кади", "Лашман - Агро", "Чирмешән агрохезмәтләре" җәмгыятьләрендә, "Әхмәтҗанов", "Серендеев", "Моляков" крестьян-фермер хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау оешкан төстә бара дип була. Аларда җирләр кардан ачылганчы техниканы әзерләп бетерерләр дигән ышаныч бар.

    "Алга", "Үтәмеш", "Кара Чишмә", "Шушма" җәмгыятьләрендә һәм "Иванов" крестьян-фермер хуҗалыкларында хәлләр, кызганыч, авыррак.

    Билгеле, запас частьләр алырга күп акча кирәк. Кайбер хуҗалыклар ремонт эшләрен башкарып чыгу өчен кредитлар алырга мәҗбүр. Әмма авырлыклар булуына карамастан, әлеге эшне тизләтү сорала. Хәзер көн озынайды, димәк, эш сәгатен дә арттырырга мөмкин. Ремонт эшләренә механизаторларны да җәлеп итәргә кирәк. Дөрес, бүген кадрлар белән дә проблема бар, күп хуҗалыкларда механизаторлар җитми. Ә бит язгы кыр эшләре вакытында техниканы тулы куәтенә файдалану өчен, тракторларда эшне ике сменада оештыру соралачак.

    Тагын бер проблема чишелеш көтә - ягулык - майлау материаллары запасы туплыйсы бар.

    Фәрит Хисамов,
    район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе консультанты.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: