Татарстан тег белән яңалыклар
-
Чирмешән шагыйрәсе Галия Сафиуллина инде дүртенче китабын чыгарды
Якташыбыз Галия Сафиуллина тагын бер китап чыгарды, инде дүртенчесен. Авторның әүвәлге китапларында күбрәк шигырьләр басылса, монысы - повесть. "Сыналган мәхәббәт" 1000 данә үк тираж белән "Ак бүре" нәшриятында басылган. - Язылган, әмма китапларга кермәгән шигырьләрем, языласы эшләрем дә күп, - ди Чирмешәндә яшәүче шагыйрә, язучы.
-
Сәидә Мөхәммәтҗанова югалмады — ул Америкага җыена
«Сабантуй»ның якын дусты Сәидә Мөхәммәтҗанова моннан ике ел элек республиканы һәм аның мәдәниятен ил күләмендә танытты. Хәтерләсәгез, искиткеч моңлы тавышы һәм татар телендә башкарылган җыры белән ул «Голос.Дети» проектын гөрләтте. Проекттан соң да Сәидә җыр сәнгате белән төрле Сабантуйларда, бәйгеләрдә катнашты. Ә бүген ул ничек яши, мәдәният өлкәсендә ничек кайный?...
-
Бәйрәмдә Татарстанда буран көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе 6-7 ноябрь көннәренә болытлы һава торышы вәгъдә итә. Республиканың күпчелек районнарында юеш кар һәм кар явачак. Урыны белән буран чыгу ихтималы да бар. Бәйрәм көннәрендә җилнең көчәюе мөмкин. Әйтик, 6 ноябрьдә төньяк-көнбатыштан искән җилнең көчәйгән вакытта тизлеге секундына 17-22, ә 7 ноябрьдә төнге...
-
Татарстанда Болгар ислам академиясе һәм Казан изге Ана иконасы соборы пәйда булачак
Бүген, 4 ноябрьдә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов " Болгар ислам академиясе булдыру һәм Казан изге Ана иконасы соборын яңадан булдыру турында"гы Указга кул куйды. Шулай итеп, РФ мөселманнары Диния нәзарәте үзәкләштерелгән мөселман дини оешмалары мөселманнары,Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте, ТР мөселманнарының Диния нәзарәтенең традицион рухи кыйммәтләрне ныгыту, саклап калу һәм...
-
Татарстанда югалган балыкчыны берничә көн эзләгәннәр
Татарстанның Чистай районында Чулман елгасында берничә көн элек югалган 1963 елгы балыкчы мәете табылган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Кичә 9.45тә Кубас авылы янында коткаручылар ир-ат мәетен судан тартып чыгарып хокук саклау органнары хезмәткәрләренә тапшырган. Һәлак булучы балык тотканда 31...
-
Чирмешәнгә Татарстан мөфтие бүләкләр алып килде (+ФОТО)
Соңгы елларда республикадагы кайбер авыл мәчетләренең ишекләренә йозак эленгән: халыкны ияртердәй имамнары юк икән. Олыгайган бабайларыбызны алмаштыра алырлык руханилар әзерләүне җанландыру зарур. Бүген Чирмешәнгә килгән Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин һәм аның ярдәмчеләре районыбыз руханиларына шундый бурычлар да җиткерделәр. Республика мөселманнары башлыгы бездәге эшлекле сәфәрен район башкарма комитеты җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин...