Рәшит Сираев: “Мин бәхетле кеше”
Шенталада яшәүче Рәшит Сираев тормыштан, эштән ямь табып яши белә. Ике аягы булмаса да, ул бик күпләргә үрнәк гомер кичерә. Аның белән очраклы рәвештә таныштык. Авылдан Чирмешәнгә килергә дип юлда торганда, көтмәгәндә генә бер җиңел машина килеп туктады. Алгы ишекне ачып җибәргәч, бер мизгелгә югалып та калдым - машина йөртүченең...
Шенталада яшәүче Рәшит Сираев тормыштан, эштән ямь табып яши белә. Ике аягы булмаса да, ул бик күпләргә үрнәк гомер кичерә.
Аның белән очраклы рәвештә таныштык. Авылдан Чирмешәнгә килергә дип юлда торганда, көтмәгәндә генә бер җиңел машина килеп туктады. Алгы ишекне ачып җибәргәч, бер мизгелгә югалып та калдым - машина йөртүченең ике аягы да юк. "Әйдәгез, утырыгыз. Урамда салкын бит", - дигәч, машинага кереп утырдым.
Рәшит бик аралашучан булып чыкты. Минем кызыксынуымны күреп, ул һич тартынмыйча үзе хакында сөйләп бирде.
Аның әти - әнисе Сарабиккол авылыннан икән. Әмма Шенталага күченеп, шунда гомер иткәннәр. Рәшит сигезенче сыйныфны тәмамлап, Безенчук поселогындагы (Самара өлкәсе) совхоз - техникумда төзүче һөнәрен үзләштерә. Аннан соң ике ел Смоленск шәһәрендә армиядә хезмәт итеп кайта да, Шенталаның ПМК - 708 оешмасына эшкә урнаша. Бер елдан соң ялга чыккан яшь егет Мәскәүгә, дусты янына кунакка китә һәм инде Дүшәнбе шәһәрендә яшәүче туганнарын да күреп кайтырга ниятли. Яшь чак шул, ике дә уйлап тормый, поездга билет ала да, юлга кузгала. Казахстан далаларына җиткәч, поезд бер станциядә туктый. Поезддан төшүче юлдашлары артыннан, Рәшит тә перронга сикерә. Вагоннан читкәрәк китеп бара. Шул арада поезд кузгалып китә, егет йөгереп барып вагонга сикермәкче була. Ике кулы белән тоткаларга асылына. Ә поезд тизлеген арттыра. Рәшитнең аяклары җирдән сөйрәлеп бара. Аның кычкырган тавышын әүвәл ишетүче дә булмый. Поездны туктатканда соң була инде. Рәшитнең бер аягы поезд көпчәкләренә эләгеп өзелеп бетә, икенчесеннән сөякләре генә кала. Әмма шул вакытта да канга баткан егет аңын югалтмыйча, өстендәге майкасын ертып, аякларын бәйләргә, кан агуын туктатырга көч таба.
Яртылаш үлем хәлендә, аны хастаханәгә озаталар. Операция ясап, палатага кертеп салалар. Иртән хәлен белергә кергән врач, гаҗәпләнүен яшерә алмыйча: "Без сине төн чыга алмассың, үлерсең дип уйладык", - дип куя. Ләкин язмыш корбаны булган егет үзендә яшәргә көч таба.
Кат-кат операциядән соң да төзелмәгән аякларын бот төбенә кадәр кисәләр дә куялар.
Больницаларда яткан вакытта егет "Тормыш өчен көрәш" исеме астында көндәлек алып бара. Гомумән,
Рәшитнең бөтен гомере - көрәш. Курсларда укып, ул машина таныклыгы ала. Мотоколяскасы белән кайларга гына бармый! 1982 нче елны Мәләкәстә инвалидлар өчен махсус училищеда тегүчелеккә укырга керә. Шунда булачак хатынын - Зифаны очрата. 17 яшьлек кызның үзенең дә сәламәтлеге нык булмый. Яшьләр бер - берсен ошаталар, бераз очрашып йөриләр, туй уйнап, гаилә корып җибәрәләр. Аларның бергә яшәүләренә егерме биш елдан артык вакыт үтеп тә киткән. Бүген кызлары Гөлнара һәм уллары Равил инде мөстәкыйль тормыш алып баралар.
Шулай килеп чыккан инде, Рәшит белән Зифа Гөлнараның улын - Айнурны үзләре үстерәләр. Балалар һәм онык - Сираевларның терәкләре һәм шатлыклары.
Рәшит белән без озак сөйләшә алмадык. Ләкин шул вакытта да мин аның тормыш сөючәнлегенә нык инандым. Инвалид, ике аяксыз да калып, сыгылып төшмәгән, эчүчелеккә дә бирешмәгән, бикләнеп тә яшәмәгән. Эшләгән. Баштан тегүче булып, өйдә заказлар кабул итеп, итәкләр, чалбарлар теккән, кыскарткан.
Аннан соң таксида эшли башлаган. Бер - бер артлы берничә машина алмаштырган. Бүген дә ул машина йөртүне иң яраткан шөгыле дип саный. "Курыкмыйча, ерак юлларга чыга.
"Мине Шенталада гына түгел, чирмешәнлеләр дә яхшы белә. Монда танышларым күп. Кайберәүләр гел мине чакырталар. Синең белән җайлырак, юлда вакыт сизелми кала, диләр. Мин үзем дә өйдә утырырга яратмыйм. Эшме, ялмы, дип сайларга калса, беренчесен сайлап алам", - ди Рәшит. Ул үзен бик бәхетле кеше дип саный. "Миңа Ходай тормыш биргән, аның кадерен белеп яшәргә тиешмен. Тик бүгенге яшьләргә карап, аптырыйм. Эш юк, диләр, ә аракы эчәргә акча табалар, - Рәшит. - Миннән килеп: "Рәшит абый, 10 сум, 50 сум бир әле, дип сорыйлар".
Ул җырларга да бик ярата икән. Кыстатып тормады, моңлы тавышы белән матур итеп татарча җырлап та җибәрде... Искиткеч кеше. Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен генә түгел, ә сау - сәламәт кешеләр өчен дә үрнәк алырлык ул. Оптимист, тормыштан ямь табып яши Рәшит Сираев.
Гөлсирә ШӘРИФУЛЛИНА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев