Конкурсы тег белән яңалыклар
-
“Минем әнием – дөньядагы иң яхшы әни“ конкурсына
Әни һәрвакыт кирәк Бу дөньяда барлык әниләр дә матурдыр, ләкин минеке - иң матуры. Әни минем яклаучым да, киңәшчем дә, дустым да. Бервакыт, әле мин укырга да кермәгән вакытта, урамга уйнарга чыккач, каяндыр килгән зур малайлар мине кыерсыттылар. Моны күргән әни йөгереп чыкты да, аларны куып җибәрде, ә мине кочагына...
-
“Минем әнием - дөньядагы иң яхшы әни“ конкурсына
Рәхмәт, әни Рәхмәт, әни сиңа, әткәй ядкарен Җиргә салып таптамаган өчен. Җил-яңгыр тидерми балаларга Ярдәм биреп үстергәнең өчен. Әтигә шул Ходай кыска гомер биргән, Бик әрнедек аны югалткач. Сабырлыгың белән безгә үрнәк идең, Тынычлана идек юаткач. Синең кочак безне гел җылытты, Салкын җилләр каршы искәндә. Син булганда яшәү рәхәт булган...
-
“Минем әнием – дөньядагы иң яхшы әни” конкурсына
Әниләрнең була төрлесе Әни- җирдә иң газиз кеше. Ул безне тудырган, күкрәк сөтен имезеп үстергән, төн йокламый җырлар җырлап бишек тирбәткән, беренче елмаюыңны күреп куанган, туган телебезне өйрәткән. Әниләрнең безгә кылган изгелеге санап бетергесез. Әниләрнең изгелеге, бөеклеге турында күп шигырьләр, җырлар иҗат ителгән. «Ана куены туннан җылырак…», «Ана җылысы -...
-
Түбән Кәминкәдән Гарифуллиннар -республика конкурсы җиңүчеләре
Түбән Кәминкәдә яшәүче Сания Гарифуллина - "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән" республика бәйгесе җиңүчесе. Ул моңа Лениногорскида узган зона этабында лаек булды. "Хатын-кыз - ана" номинациясендә җиңүче якташыбыз бәйгенең Казанда оештырылачак этабында да катнашачак.
-
Әнием - изге һөнәр иясе
"Минем әнием - дөньядагы иң яхшы әни" конкурсына Әниемнең исеме - Мәүлия. Ул тумышы белән Чирмешән районы Иске Кади авылыннан. Хәзерге көндә Түбән Каманың 32 нче гимназиясендә укытучы булып эшли. Әнием татар һәм рус балаларын татар теленә өйрәтә. Педагоглык эшчәнлеген башлавына да инде егерме икенче ел. Әнием укучыларын матурлыкны тоярга...
-
“Минем әнием – дөньядагы иң яхшы әни” конкурсына
Без бәхетле булсын өчен - әни кирәк Әни. Бу сүздә күпме наз, җылылык бар. Әни ул тормыш тоткасы. Тәмле ашлар пешереп, йокыдан иркәләп уятучы әни булмаса тормыш бик күңелсез булыр иде. Минем әниемнең исеме - Ралия. Ул мәктәптә эшли, татар теле, әдәбияты дәресләре укыта. Ул үз эшен һәм укучыларын бик...
-
"Безнең Чирмешән" газетасы конкурс игълан итә
"Безнең Чирмешән" район газетасы сайты үз укучылары арасында бәйге игълан итә. "Минем әнием - дөньядагы иң яхшы әни" дип исемләнгән конкурста мәктәп укучылары да, өлкәннәр дә катнаша ала. Иң мөһиме - дөньядагы иң изге күңелле, иң шәфкатьле, иң уңган, иң якын кешеләребез, алар кылган матур гамәлләр турында хат юлларга кирәк....