Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән ветераны Җиңү көнен хезмәте белән якынайткан

Түбән Чегодай авылында туып-үскән, бүген Чирмешәндә яшәүче Шәмсенур әби Мөхәммәдиевага шушы көннәрдә 90 яшь тулды. Җиде балалы гаиләдә Шәмсенур - иң олысы. Әтисе Харисны 1941нче елны сугышка алганда аңа 15 яшь, ә төпчек игезәк балаларга нибары бер атна гына була. Озак та үтми, әтиләренең яу кырында һәлак булуы турында хәбәр...

Түбән Чегодай авылында туып-үскән, бүген Чирмешәндә яшәүче Шәмсенур әби Мөхәммәдиевага шушы көннәрдә 90 яшь тулды.

Җиде балалы гаиләдә Шәмсенур - иң олысы. Әтисе Харисны 1941нче елны сугышка алганда аңа 15 яшь, ә төпчек игезәк балаларга нибары бер атна гына була. Озак та үтми, әтиләренең яу кырында һәлак булуы турында хәбәр килә.
-Ач килеш йокларга яткан көннәр бик күп булды инде, балам. Ничек исән калганбыздыр, - дип үткәннәрне искә ала якташыбыз. - 15 яшемдә фермага эшкә кердем, маллар карадым. Бик авыр еллар иде.
Сугыштан соң да Шәмсенур әби төрле урыннарда хезмәт куя. 1954нче елны авылдашы - Бөек Ватан сугышы ветераны Габделбарый белән гаилә коралар, өч бала үстерәләр.
Райондашыбыз озак еллар район үзәгендәге май - сыр заводында эшли. 15 ел дәвамында көн саен ике авыл арасын җәяүләп уза ул. Шуннан лаеклы ялга да чыга.
Шәмсенур апага, сугыш ветеранының тол калган хатыны буларак, торак шартларын яхшыртуга субсидия биргәннәр. Ул аңа район үзәгендә квартира ала. Бүген Шәмсенур әби монда сеңелесе Фәрхинур апа белән гомер кичерә. Кызганычка каршы, әбинең сәламәтлеге бик яхшы түгел шул, аяклары авырта, шуңа да күбрәк урын өстендә ята.
Юбилее көнне аларның ишекләре ябылмады дисәң дә була. Аны балалары, туганнары, якыннары зур бәйрәме белән тәбрикләделәр. Юбилярны котларга муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова, Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева, социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина да килделәр. Шәмсенур әбигә Россия Президентының котлау хатын һәм район башлыгы исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Юбилейлар Җиңү көне