Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Яраткан Зәйнәбебез бар! (ӘҢГӘМӘ)

    Гомеренең иң түгәрәк, матур бәйрәмен, туган көнен­дә Азнакайга кайтып, якташлары белән бергәләп үткәрүе аның һаман да шулай Сарлы кызы, Ык буе­ның моңлы сандугачы, үзебезнең яраткан Зәйнә­бебез булып калуы турында сөйли. Үсмер чагы, яшьлеге үткән авылының бәбкә үләнле чирәменә аяк басарга, авылдашлары белән күрешергә ашкынса да, Азнакай шәһәрендә тукталып, район башлыгы...

    Гомеренең иң түгәрәк, матур бәйрәмен, туган көнен­дә Азнакайга кайтып, якташлары белән бергәләп үткәрүе аның һаман да шулай Сарлы кызы, Ык буе­ның моңлы сандугачы, үзебезнең яраткан Зәйнә­бебез булып калуы турында сөйли. Үсмер чагы, яшьлеге үткән авылының бәбкә үләнле чирәменә аяк басарга, авылдашлары белән күрешергә ашкынса да, Азнакай шәһәрендә тукталып, район башлыгы Марсель Шәйдуллин белән күрешеп, җирлегебездәге мәгълүмат чаралары журналистлары белән әңгәмә корып алырга да өлгерде ул.

    - 65 мең азнакайлы - сез­не яраткан, хөрмәт ит­кән якташларыгыз исемен­нән тәбрикләү сүзләрен җит­ке­рәм. Сез туган ягыгызны олылыйсыз, Азнакайга гел кайтып торасыз, бу күрешү­ләрне без дә һәрчак көтеп алабыз. Сезнең белән горурланабыз! - дип каршы алды аны Марсель Зөфәр улы.

    Республикабыз сәхнә­се­нең асыл ташы булып бал­кыган Зәйнәп Фәрхет­ди­но­ва һәр соравыбызга бик мәгъ­нәле, итагатьле җавап­лар бирде.

    - Туган якларга бу кайтуыгызда нинди хисләр кичерәсез?

    - Еллар үткән саен, үс­кән җир, төп нигез тагын да кадерлерәк була бара икән. Инде әти-әнием көтеп тормаса да, сагыну хисләре сү­релми, киресенчә, Азнакай­ның үзенә тарту көче арта гына. Соңгы елларда тагын да ныграк балкыган, үсә, ямьләнә барган Азнакаема карап сокланам, якташларым, авылдашларым белән горурланам. Сарлыда салынган һәр яңа нигез өчен куанам, урамнан үткәндә тәрәзә төпләрендә күземә чалынган яраннарына ка­дәр якын миңа. Күңелләрем тулып калган бу рәхәт мизгел­ләрне һәрчак хәтер сандыгымда йөртәм. Гомер бәйрә­мемне якташларым белән уздыруым, район җи­тәкче­ләренең, Марсель Зө­фәр улының менә шундый җылы, матур кабул итүе, юбилеемны олы бәйрәмгә әверел­дерүе… - болар барысы да минем өчен зур бәхет.

    - Мәктәптә укыганда ук моңлы җырларыгыз бе­лән авылдашларыгыз кү­ңелен яулагансыз, җыр­чы булу те­ләге шул чорларда бөре­ләндеме?

    - Күршеләре, үзенең дә абыйлары музыкага һәвәс кыз ничек җырламасын инде?! Рәйхан абый бик матур җырлый, Фердинанд абый - баянчы, безнең су буе урамындагы Хәйдәргали, Әс­гать­ абыйлар, Флүрә апа җыр сузып җибәрсәләрме! Әнә шулай моң ияләре арасында үстем мин. Җыр-моң­га, сәх­нәгә оеткы да шунда салынгандыр. Олы сәхнәгә юл башын туган ягымда алдым, сәнгать дөньясына фатиха биргән тәүге тамашачым - якташларыма рәхмәт­лемен.

    - Милләтебезнең борынгы җырларын яшә­теп килгән халык артисты буларак, бүгенге татар эс­тра­дасында шушы кыйм­мәтләрне саклаган яшь­ләр­дән кемнәрне атап ки­тәр идегез? Арада, аның белән дуэт ясап була, дип әйтерлекләре бармы сез­нең өчен?

    - Филүс Каһиров, Ришат Төх­вәтуллин, Раяз Фасый­хов­ның иҗатын яратам. Алар­ның һәркайсы белән бергә җырлар әзерләп була дип уйлыйм. Зөфәр белән бергә баш­кара торган җыр­лары­быз күп булса да, икебез дә таныйбыз: тавышларыбыз төр­ле безнең, шуңа да аларны яраклаштырырга туры килә…

    - Артист тормышы җи­ңелдән түгел, гастроль­­ләр­дән дә кайтып кермисез, гаиләгә вакыт каламы?

    - Без инде икебез дә бергә, юлда, ә инде балалар үскәндә әни кеше гел алар янында булырга тиеш дип саныйм мин үзем. Сабыйларга ана назын берни дә алыштыра алмый.

    - Юбилеегыз уңаен­нан бик бай, эчтәлекле матур ки­тап нәшер ителде. Ни өчен "Терелтәсе иде дөнья­ны" дип атала?

    - Хәррас Әюпнең миңа багышлап язган шигыре юлларыннан бу исем. Күңел халә­тем дә чагыла аларда, аннары, яраткан шагыйрем ис­тә­ле­генә мәдхия дә булсын дидем. Китапның авторы - Гөлгенә Кәримова, "Ма­як"­ның баш мөхәррире дә булып эшләгән бик якын кешем, тормыш юлымны менә шулай бер җыентыкка туплауда ярдәме өчен аңа чиксез рәхмәтлемен.

    Кичен Сарлының Ык буе Зәйнәп Фәрхетдино­ва­ның, аның сәхнә дуслары­ның җыр-­моңнарына кү­мел­де. Яраткан сандугачы­бызның иҗат бәй­рәменә райондашлар гына түгел, күршедәге башкорт районнарыннан да меңәрлә­гән тамашачы җы­елды. Сабантуйлар уза торган тугай аларның алкышларына, ихлас котлауларга күмелде.

    http://kazanutlary.ru/?p=31583

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: