Чисталык тег белән яңалыклар
-
Чирмешәнлеләр җавапка тартуны да, бүләкләүне дә нәтиҗәле дип саный
"Безнең Чирмешән" район газетасы сайты үткәргән чираттагы сорашу авылларда ничек итеп чисталыкка ирешү хакында иде. Шунысы кызыклы, респондентларның күпчелеге (46 процент) тирә-юньне җыештыру уртак бурыч, һәркем үз йорты тирәсен, бакча башларын, урам-тыкрыгын җыештырса гына авылларда тәртип булачак дип саный. Икенчеләр исә (28 процент) йорт-тирәләрен җыештырмаучыларны җавапка тарткан очракта чисталыкка ирешү...
-
Белешмә алмаган чирмешәнлеләргә штраф салына
Санитар - экологик икеайлык барышында районда төзекләндерү кагыйдәләрен бозган йорт хуҗаларына карата 35 беркетмә төзелгән. -Муниципаль район башкарма комитеты каршындагы административ комиссия әгъзалары барлык торак пунктларда да булып, чисталыкны тикшерделәр, - ди административ комиссиянең җаваплы сәркәтибе Зөлфия Әхмәтҗанова.- Күпчелек авылларның урамнарында тәртип, чисталык хөкем сөрә. Аеруча Күтәмә, Ульяновка, Әмир авылларын...
-
Карлар эреде, Чирмешәндә беренче штрафлар салына
1 апрельдән урамнарны, юл, йорт тирәләребезне чисталауга керештек. Моны эшләмәүчеләрне, ягъни төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларны штрафка да тартулары ихтимал. Җәза күләменең иң аз дигәне дә ике мең сумнан тотына. Себерке, тырма, көрәкләрне кузгаттык, җәмәгать. Кыш буе кар астында яшеренеп яткан чүп-чарга "көн юк" хәзер. Дөрес, уңганрак йорт хуҗалары инде март ахырында...
-
Чүплек бер генә
Түбән Кәминкә халкы көнкүреш калдыкларын график буенча җыюга өйрәнеп килә. Һәр якшәмбе Салих Хәсәншин шәхси тракторы белән авыл урамнарыннан үтеп, капчыклардагы чүпне җыеп чыга. Халык аңа аен-айга акчасын да илтеп бирә. -Башта халык бу яңалыкны кабул итеп бетермәде, шулай тәртип урнашасына ышанмадылар, - Түбән Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Рамил Гыйрфанов....
-
Котыш урамнары чистара
Иске Котыш урамнары ялт итеп тора.Берничә ел элек биредә чисталык турында хыялланалар гына иде. Бүген монда бөтенләй башка хәл. "Иң төзек торак пункт"ны ачыклау максатыннан авылга килгән комиссия членнары да чисталыкны уңай бәяләделәр. Урамнарда чүп үләннәре чабылган, йорт тирәләре җыештырылган, бакчаларда аллы-гөлле чәчәкләр... Элек Иске Котыш урамнарында дуңгызлар күп була...
-
Яхшылардан үрнәк алыйк
Безнең Иске Кади авыл җирлегенә керүче авылларда башкаларга үрнәк итеп куярлык йортлар байтак. Иске Кадидан Галия Хәмидуллинаның йорт тирәсендә дә, бакчасында да һәрвакыт тәртип, җәй айларында өй алды чәчәккә күмелә. Әсхәт Әхмәдуллиннарның капка төбендә кышын кар күрмәссең, аны гел чистартып торалар, ә җәй көне бер артык әйбер, чүп тотмыйлар. Якты...