Һава торышы тег белән яңалыклар
-
Синоптиклар җәй башы һава торышына фаразларын җиткерде
Россия Гидрометеорология үзәге җәй башының салкын булачагын хәбәр итте. Кайбер төбәкләрдә, шул исәптән Татарстан белән Башкортстанда кырау төшү ихтималы да югары, диелә. Үзәкнең директоры Роман Вильфанд хәбәр итүенчә ("Интерфакс"), июньнең беренче 5 көнендә һава температурасы нормага якын тора. Ә шуннан соң берникадәр салкынайта. Шулай итеп, июньнең икенче 5 көнлегендә температура...
-
Бүген Татарстанда яшен булыр дип көтелә
23 майда, Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә.
-
2016 ел җәе нинди булачак? (ФАРАЗ)
Россия Гидрометеорология үзәге һәм башка фәнни-тикшеренү институтлары, агымдагы елның яз һәм җәй айларында һава температурасы күпьеллык уртача күрсәткечләргә якын һәм, бәлки, алардан бераз югарырак булачагын фаразлый. Россиядә, гомумән, быелгы җәй һава температурасы һәм дымлылык буенча төрле төбәктә төрлечә үтәчәк. Әйтик, илнең Ауропа өлешендә явым-төшемнәр норма тирәсендә көтелсә дә, гадәттәгедән корырак...
-
Иртәгә Чирмешәндә җылыта
Иртәгә, 16 май көнне Татарстанда үзгәрүчән болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы күзәтеләчәк.
-
Иртәгә 14 градус җылы була
Бүген көн салкынча, җилле булды. Иртәгә һава торышының бераз үзгәрүе көтелә. Төнлә + 6 градус җылы булса, көндез ул 14 градуска кадәр күтәреләчәк. Яңгыр явуы көтелми.
-
Игътибар, һава торышы бозыла
Синоптиклар Татарстанда һава торышының бозылуы турында кисәтә. 20 апрельгә каршы төндә һәм иртән томан төшәчәк, төнлә, шулай ук көндезге сәгатьләрдә яшен, көчле яңгыр булу ихтималы зур, диелә. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитеп көчәя. Һава температурасы төнге сәгатьләрдә - 5-10, көндез - 10-15 градус булачак. Чыганак: intertat.ru
-
Чын яз җылысын кайчан көтәргә?
Кояш һәм тотрыклы плюс билгесендәге температураларны әле бер атна көтәргә туры киләчәк. Термометрлар күрсәткечләре +10+12 градус дәрәҗәсенә атнаның ахырына гына күтәреләчәк. 10 апрельдә +12, ә 11 апрельдә +13 градус вәгъдә ителә. Чәршәмбе - 6 апрельгә кадәр яңгыр явуы көтелә, һава температурасы исә көндезен +1 +6 дәрәҗәсендә, ә төннәрен 0 -1...
-
Татарстанда җылыта
Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә Татарстан территориясендә һәм Казанда урыны белән көньяктан секундына 15-18 метрга кадәр җитүче көчле җил көтелә. Иртән һәм көндез көчле кар, буран ихтимал. Юлларда кар көртләре барлыкка киләчәк. Алдагы төндә термометр баганалары 13-18, көнчыгышта 19-24 градус салкынга кадәр төшәчәк. Әмма иртән һава тепературасы күтәреләчәк һәм көндез...
-
“Мәскәү карлары” Чирмешәнгә килеп җитте
Соңгы көннәрдә мулдан төшкән кар район юлчыларына эшне арттырса да, игенчелек белгечләре исә мондый явым-төшемнәргә кинәнергә генә кирәк, диләр. Районда кар катламы чама белән 28-37 сантиметрларга җиткән. Норма 17-35 сантиметр тирәсе. -Кырларга кар калынрак яткан саен яхшы. Бабайлар, кар белән уңыш ява дип юкка гына әйтмәгәннәр бит, димәк, туфракта дым...
-
Чирмешәндә көннәрнең бозылуы ихтимал
Бүген һәм алдагы көннәрдә көчле җил, буран, юлларда бозлавык булырга мөмкин. Синоптиклар шулай фаразлый. Шунлыктан республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы шәхси транспортларда юлга чыгудан тыелып торырга киңәш итә. Балаларны спорт ярышларына, башка чараларга йөртүче автобуслар хәрәкәтен вакытлыча чикләп тору турында да карар чыгарылган. Автор фотосы.
-
Коткаручылар кисәтә: 31 градуска кадәр салкынайта, буран чыга
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе һава торышының бозылуы турында кисәтү хәбәре таратты. Министрлыктан Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенә сылтама белән 13 гыйнварда һава температурасының 26-31 градуска кадәр салкынайтуын җиткерәләр. Кайбер районнарда томан төшә, күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак. 14 гыйнварга каршы төндә...
-
Татарстанны томан каплый, юлларда бозлавык саклана
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә - 24 декабрьдә, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Күпчелек районнарда юеш кар һәм яңгыр явачак. Республикада урыны белән томан төшү ихтималы бар. Томан вакытында күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак. Төнлә һәм иртән юлларда җиңелчә, урыны белән көчле бозлавык...
-
Иртәгә суытачак
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 3 декабрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Көндез явым-төшем күзәтелми, көньяк-кынчыгыш тарафтан уртача тизлектә җил исә. Юлларда - бозлавык. Бүген һава температурасы аз гына салкынрак булачак. Татарстан буенча көндезге уртача һава температурасы 0-5 градус салкын булачак. Казанда исә...
-
Чирмешәндә җил “тузынырга” мөмкин
Республиканың гадәттән тыш хәлләр идарәсе белгечләре бу көннәрдә һава торышының бозылу ихтималын искәртәләр. Синоптиклар 12 ноябрьдә җилнең көче секундына вакыты белән 17 метрга ук җитәчәк дип фаразлый. Көчле җил аркасында электр һәм элемтә чыбыклары өзелергә мөмкин, диләр. Өйләр, биналар түбәләренә дә зыян килүе бар. Бер туңдыру, бер эретү, юеш кар...
-
Чирмешәндә дә суыта
Әбиләр чуагы тәмамланып килә бугай. Иртәгә һәм 2,3 октябрьдә дә яңгыр яварга мөмкин. Алдагы өч-дүрт көндә һава температурасы уртача 9 (төнлә) - 11 (көндез) градус җылы булыр дип көтелә.