Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Тансык әби Әмир авылын сулы иткән

    Безнең авылда исемнәре бик матур булган ике чишмә бар. Әби-бабайларыбыз аның берсен "Алачык", икенчесен "Тансык чишмәсе" дип атаган. Шушы су чыганакларының тарихы миңа кызыклы тоелды. Әйтик, Туймәт авылы ягындагы "Тансык"ның ничегрәк барлыкка килүе хакында мондый риваять яши. Имеш, кайчандыр Тансык исемле әби шул тирәдә кырда эшләп ял итәргә туктагач, бер...

    Безнең авылда исемнәре бик матур булган ике чишмә бар. Әби-бабайларыбыз аның берсен "Алачык", икенчесен "Тансык чишмәсе" дип атаган.


    Реклама

    Шушы су чыганакларының тарихы миңа кызыклы тоелды. Әйтик, Туймәт авылы ягындагы "Тансык"ның ничегрәк барлыкка килүе хакында мондый риваять яши. Имеш, кайчандыр Тансык исемле әби шул тирәдә кырда эшләп ял итәргә туктагач, бер урында җирнең дымланып торганын күреп алган. Эчәсе килеп, ул әлеге урынны казый башлый. Шуннан су чыккан. Вакытлар узгач та ул кипмәгән. Шуннан авыл халкы чишмә тирәсен ясап, аны Тансык әбинең исеме белән атап йөртә башлаганнар. Бу изге урын бүген дә халыкка хезмәт итә. Ишетүемчә, аның суы тирә-якта иң йомшагы.

    Авыл уртасындагы "Алачык" чишмәсе хакында авылыбыз китапханәчесе Энҗе апа Яруллина сөйләде.
    -Бала чагымда шул чишмәдән арырак кечкенә генә шалаш кебек урын булып, анда Илдар абый Хәкимов тимерче булып эшли иде. Аның янына пычак ясатырга барганым хәтердә,-диде ул.
    Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә "Алачык" ике мәгънәдә бирелә. Беренчесендә төрле эшләр өчен кабык, такта һәм башка материаллардан оештырылган кечкенә каралты. Икенче мәгънәсе - җәй айларында вакытлыча яшәр өчен куыш, шалаш.
    "Алачык"та бүген алачык юк инде. Чишмә генә аның исемен йөртә. Бу су чыганагын электән халык кадерләп саклаган. Апалар, әбиләр бирегә кер чайкарга йөргән. Берничә ел элек нефтьчеләр аның тирә-ягын матурлап та бирделәр.
    Энҗе апа сөйләве буенча, арьякта, Сидамит бабай Зыятдиновларның бакча башында тагын бер - "Салкын чишмә" булган. Авыл халкы аның суын чәйгә алган. Ә суы чыннан да бик салкын иде,- диләр. Кызганыч, бу чишмә бүген сакланмаган.
    Чишмәләрне кешеләр гомер-гомергә изге урын дип санаган. Чөнки тереклек өчен иң әүвәл су кирәк. Шушы байлыкны киләчәк буынга саклап тапшыру бүгенгеләрнең дә бурычы.
    Фәния Вәгыйзова.
    Әмир авылы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: