Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Ульяновкалылар тиз йөгерә

Район үзәгендә узган "Милләтләр кроссы - 2017" массакүләм спорт чарасында 500дән артык райондашыбыз көч сынашты. Бөтенроссия йөгерү көненә багышланган чарада иң яшь катнашучы - Иске Элмәледән Арсений Колесников та грамота һәм бүләк алды. Гомумән, Иске Элмәле һәм Ульяновка авыл җирлеге спортчылары әлеге ярышларда ел да актив катнашалар һәм иң күп...

Район үзәгендә узган "Милләтләр кроссы - 2017" массакүләм спорт чарасында 500дән артык райондашыбыз көч сынашты. Бөтенроссия йөгерү көненә багышланган чарада иң яшь катнашучы - Иске Элмәледән Арсений Колесников та грамота һәм бүләк алды.


Гомумән, Иске Элмәле һәм Ульяновка авыл җирлеге спортчылары әлеге ярышларда ел да актив катнашалар һәм иң күп призлы урыннар яулыйлар.

Җиңел атлетика ярышы өлкән буын вәкилләре узышыннан башланды. 55 яшьтән өлкәнрәк төркемдәге йөгерешчеләр арасында 2нче Чирмешән урта мәктәбе укытучысы Илгизәр Закиров җиңү яулады, хатын - кызлар арасында финишка беренче булып Ульяновкадан Нина Калугина килде. Ярышларның иң өлкән катнашучысы Анатолий Рыбкин да Ульяновка авылыннан.

Гадәттә җанатарлар ВИП - йөгерүне аеруча кызыксыну белән күзәтәләр. Кызганычка, быел бу төркемдә катнашучылар гына азрак булды. Ир -егетләр арасында дистанцияне спорт һәм яшьләр эшләре буенча бүлек начальнигы вазифаларын башкаручы Айнур Заһитов беренче үтте, Иске Кади авыл җирлеге башлыгы Илназ Мөхетдинов - икенче, район үзәк больница фельдшеры Инсаф Фәссахов өченче урында. Хатын - кызлар арасында Ульяновкадан Вера Ломоносова финиш сызыгын беренче булып үтте, аның артыннан ук район мәгариф бүлеге начальнигы Светлана Әхтәмова килде, яшьләрнең ял итү үзәге директоры Ирина Суворова өченче урында.

Гаилә эстафетасында өч команда стартка чыкты. Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илнар Минһаҗев гаиләсе беренче урын иясе, Ульяновкадан Надежда һәм Андриан Тимирясов гаиләсе - икенче, Чирмешәннән Валентина һәм Рәмил Исламовлар (мемориаль үзәк) финишка өченче булып килделәр.

Яшь спортчылар арасында да беренчелек өчен көч сынашу киеренке барды. Ульяновкадан Ксения Тимирясова, Виолетта Сумина, Костя Михляев, Артур Андронов, Иске Элмәледән Вера Степанова дистанцияне кыска вакыт эчендә йөгереп үтеп, үз категорияләрендә җиңү яуладылар.

18дән 54 яшькә кадәр катнашучылар өч төркемдә көч сынаштылар. Иске Элмәледән Татьяна Шерматова, Марина Колесникова , Ульяновкадан Юлия Тимирясова, Чирмешән лицееннан Юрий Сергеев, Шешминкадан Дмитрий Зубов һәм 2нче Чирмешән урта мәктәбе укытучысы Рәфис Гафуров та призлы беренче урын алдылар.

Барлык җиңүчеләргә грамоталар һәм призлар тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined спорт Ульяновка Милләтләр кроссы – 2017 тиз йөгерә