Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

ТР беренчелегендә “Чирмешән” хоккейчысы иң яхшы уенчы дип танылды

Ир-атлар арасында хоккей буенча республика беренчелегенең финал уеннарында “Чирмешән” командасы өченче урын яулады. Безнең егетләрне Кубок, медальләр һәм 25 мең сумга акчалата сертификат белән бүләкләделәр.

Татарстан чемпионатында катнашучы республиканың иң яхшы хоккей командалары башта үзара турнир үткәрделәр, анда иң көчле дүрт команда ачыкланды: МНКТ Казан командасы, «Чирмешән», «Олимп» (Мамадыш)  һәм «Питрәч».

Узган ялларда “Питрәч-Арена” бозында үткән финал уеннарында МНКТ Казан командасы авыр көрәштә «Чирмешән»не 7:4 исәбе белән отса,  хуҗалар мамадышлыларны 7:0 исәбе белән җиңүгә иреште.

Нәтиҗәдә, Питрәч командасы – чемпион, МНКТ Казан командасы хоккейчылары - икенче, “Чирмешән” командасы исә өченче урын иясе.

Безнең уенчылардан Руслан Маковей беренчелекнең “Иң яхшы уенчысы” дип танылды.

Фото: Риф Зарипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев