Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Иске Кадида Илшат Иктисамов истәлегенә мини-футбол буенча турнир узды

Иске Кади авылында, үткән елның сентябрендә юл һәлакәтенә очрап якты дөньядан вакытсыз киткән авылдашлары Илшат Иктисамов истәлегенә мини-футбол буенча турнир оештырдылар.

-Әлеге бәйгене Илшатның дуслары, авылдашлар инициативасы белән үткәрдек, иганәчеләр дә үзебез, - ди район яшьләр эшләре һәм спорт буенча бүлек начальнигы Илназ Мөхетдинов. – Мәрхүм авылдашыбыз спортны, аеруча, мини-футболны яратты. Бәйгеләрдә ул студентлар командасы составында уйный иде.

Турнирда Иске Кади авылыннан дүрт команда (мәктәп, студентлар, авыл яшьләре) катнашты. Кубок нәкъ Илшат уйнаган студентлар командасына эләкте, алардан җитезләр булмады. Икенче урында мәктәп укучылары, өченчедә – икенче студентлар командасы. Җиңүче командалар уенчыларына медальләр дә тапшырдылар.

Бәйге тәмамланганнан соң егетләр, күчтәнәчләр алып, Илшатның әнисе Гөлзидә апаның хәлен белергә бардылар һәм кубокны да аңа бүләк иттеләр.

Иске Кади яшьләре, шулай ук юл һәлакәтендә гомере өзелгән иптәшләре Айбулат Нуретдинов истәлегенә, җәй көне шундый бер турнир оештырган иделәр инде. Бу традицияне киләчәктә дә дәвам итәргә уйлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев