Чирмешәннең самбочы кызлары – “каты чикләвек”
Спорт

Чирмешәннең самбочы кызлары – “каты чикләвек”

“Чирмешән” спорт мәктәбендә самбо белән шөгыльләнүче кызлар Башкортстаннан көмеш һәм бронза медальләр алып кайттылар.

Нефтекамск шәһәре хакимияте башлыгы призына самбо буенча ел саен уздырыла торган ярышта Айзилә Җамалетдинова 47 килограмм авырлык категроиясендәгеләр арасында көмеш медаль яулады. 54 килограмм авырлыктагылар арасында осталыгын һәм үҗәтлеген раслаган Анастасия Логинкина бронза медальгә ия. Ярышта 2013-2015 елгы кызлар һәм егетләр көч сынашкан. Әлеге кызларның остазы - Степан Хачатрян.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев