Чирмешәннең яшь боксчылары төбәкара бокс турнирында танылды
Спорт

Чирмешәннең яшь боксчылары төбәкара бокс турнирында танылды

“Чирмешән”балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең яшь боксчылары Түбән Кама шәһәрендә узган төбәкара бокс турнирыннан бүләкләр белән кайттылар.

Өч көн барган бәйгедә, мәктәпнең тренер-укытучысы Андрей Чернов шәкертләре: Елисей Кузнецов (26 килограммлылар категориясендә) һәм Кәрим Минапов  (46 килограмм) икенче урынга чыкканнар,  28 килограммлылар арасында Раил Мостафин өченче булган.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев