Чирмешән хоккейчылары лениногорскилыларны җиңгән
Спорт

Чирмешән хоккейчылары лениногорскилыларны җиңгән

“Юбилейный” боз сараенда хоккей буенча ТР беренчелеге матчлары бара.

2009 елда туган яшүсмерләр арасында узган ярышта “Корыч ябалаклар” командасы Лениногорск шәһәренең “Нефтьче” командасын 9:1 исәбенә җиңгән. 2012 елгы малайлардан тупланган “Корыч ябалаклар” командасы да көндәшләреннән көчлерәк булганнар. Алабуганың “Урман умарталары” командасы безнекеләргә 3:2 исәбенә оттырган.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев