Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешәнлеләр яхшы көрәшкән

    Чирмешәндә милли көрәш буенча район беренчелегенә узган ярышларда якташларыбыз иң күп призлы урыннар яулаганнар. "Чирмешән" балалар - яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында оештырылган ярышларда, Чирмешәннән тыш, Нурлат, Яңа Чишмә районнары вәкилләре катнашкан, барлыгы 82 спортчы көч сынашкан. Җиңүчеләрне 11 үлчәү категориясендә билгеләгәннәр. 2нче Чирмешән урта мәктәбе укучылары Сергей Мещев, Риназ Хөснуллин,...

    Чирмешәндә милли көрәш буенча район беренчелегенә узган ярышларда якташларыбыз иң күп призлы урыннар яулаганнар.

    "Чирмешән" балалар - яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында оештырылган ярышларда, Чирмешәннән тыш, Нурлат, Яңа Чишмә районнары вәкилләре катнашкан, барлыгы 82 спортчы көч сынашкан. Җиңүчеләрне 11 үлчәү категориясендә билгеләгәннәр. 2нче Чирмешән урта мәктәбе укучылары Сергей Мещев, Риназ Хөснуллин, Нияз Гыймранов, Әлфис Әсәдуллин, Айзат Нигъмәтуллин, лицейдан Булат Вахитов, Нурлат аграр техникумының район филиалыннан Нәфис Әсәдуллин үз авырлык категорияләрендә беренче урыннарны яулаганнар.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: