Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәндә волейболчылар ярышты

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан район үзәгендә оештырылган волейбол ярышларында 70ләп уенчы көч сынашты. Төп кубокны исә Боз сараена алып киттеләр. Иртәдән кичке җидегә кадәр дәвам иткән бәйгедә волейболчылар ике төркемгә бүленеп, район мәдәният йорты һәм физкультура-савыктыру комплексы спорт залларында уйнады. Район үзәге командаларыннан тыш, ярышларга Әккәрәй, Ивашкино,...

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан район үзәгендә оештырылган волейбол ярышларында 70ләп уенчы көч сынашты. Төп кубокны исә Боз сараена алып киттеләр.

Иртәдән кичке җидегә кадәр дәвам иткән бәйгедә волейболчылар ике төркемгә бүленеп, район мәдәният йорты һәм физкультура-савыктыру комплексы спорт залларында уйнады. Район үзәге командаларыннан тыш, ярышларга Әккәрәй, Ивашкино, Күтәмә авылларыннан да спортчыларыбыз килгән. Барлыгы унбер команда.
Ярышларның җиңүчеләрен - "Юбилейный" Боз сарае спортчыларын кубок, акчалата бүләк һәм грамоталар белән бүләкләделәр. Район үзәк больницасы волейболчылары - икенче, полиция командасы өченче урынга чыкты.
Бәйгенең иң яхшы уенчылары дип Раил Сөләймановны (Боз сарае) һәм Петр Питеркинны ("Чирмешән" муниципальара полиция бүлеге) атадылар.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан