24 февраль 2014 яңалыклары
-
Туймәтлеләр - сәхнә осталары
Туймәт мәдәният йортында узган "Туган як җәүһәрләре" фестиваленең чираттагы концертына ныклы "бишле" куеп була. Биредә Түбән Кәминкә, Югары Кәминкә, Бәркәтә, Кара Чишмә һәм Туймәт үзешчәннәре чыгыш ясады. Биш сәгатьтән артык барган концертта 50дән күбрәк номер тәкъдим ителде, шуларның 20гә якыны икенче турга сайлап алынды. Тамашачылар авыл мәдәният йорты фойесында оештырылган...
-
Чирмешәндә волейболчылар ярышты
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан район үзәгендә оештырылган волейбол ярышларында 70ләп уенчы көч сынашты. Төп кубокны исә Боз сараена алып киттеләр. Иртәдән кичке җидегә кадәр дәвам иткән бәйгедә волейболчылар ике төркемгә бүленеп, район мәдәният йорты һәм физкультура-савыктыру комплексы спорт залларында уйнады. Район үзәге командаларыннан тыш, ярышларга Әккәрәй, Ивашкино,...
-
Чирмешәндә бәйрәм ярминкәсе үтте
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан район үзәгендә бәйрәм ярминкәсе үтте. Көн салкынча булганлыктан, сатып алучылар сәүдә рәтләре янында озак юанмады. Бу көнне үзләренә кирәкле товарны, нигездә, хатын-кызларыбыз - әтиләре, ирләре, уллары өчен бәйрәм бүләге эзләде. Сәүдә мәйданының бер ягында сарык, дуңгыз итеннән шашлык та кыздырдылар. Кием-салым, азык-төлек сатучылардан...
-
Чирмешәннең яшь талантлары сәхнәдә сынау тотты
Балалар сәнгать мәктәбендә "Мәдәният - дуслык күпере" исеме астында балалар иҗатының район смотр-конкурсы узды. Өч көн дәвамында сәхнәдә 1000гә якын бала чыгыш ясаган, 170 концерт номеры тәкъдим ителгән. Смотрда район мәктәпләре һәм район үзәгендәге балалар бакчалары катнашкан. -Гала-концертка 50гә якын концерт номеры сайлап алдык,- ди район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе,...